news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яндекс» Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек өчен яңа сервис эшләтеп җибәрде

«Яндекс. Репетитор» 8 ел элек эшли башлаган «Яндекс. ЕГЭ» сервисына алмашка килә.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Яндекс» Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек өчен яңа сервис эшләтеп җибәрде. Бу турыда ТАСС компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Яндекс. Репетитор» 8 ел элек эшли башлаган «Яндекс. ЕГЭ» сервисына алмашка килә. Компания сервис тестларны реаль шартларда чишү мөмкинлеге бирә – биремнәр шунда ук экранга чыга, ә таймер вакытны саный.

«Яндекс. Репетитор» өчен тестлар әзерләүдә тәҗрибәле укытучылар һәм экспертлар, БДИ биремнәрен төзүчеләр катнашкан, дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot