news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш»: XVll гасырда Тубылда татар һәм бохаралыларның мәктәп-мәдрәсәсе белем учагы була

«Яңарыш»: XVll гасырда Тубылда татар һәм бохаралыларның мәктәп-мәдрәсәсе белем учагы була
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Тубыл шәһәреннән музей җитәкчесе Равилә Кутумованың «Мәктәп тарихы» дигән язмасы чыкты.

Архив документларыннан билгеле булганча, XVll гасыр урталарында Тубыл шәһәрендә татар һәм бохаралыларның мәктәп-мәдрәсәсе Себердә җирле татар халкы өчен белем учагы була. Тарихчы С.Бахрушин аны татар халкы арасында «грамоталык таратучы» дип атый. Мәгърифәтчелектә ислам мөһим роль уйный. XlX гасыр ахыры `һәм XX гасыр башларында меценат Туктасын Әйтмөхәммәтов күрсәткән матди ярдәм белән мәктәп-мәдрәсә төзелә. Монда уку дәресләре көн саен 9-12 сәгатькә кадәр алып барыла.

Укучыларның күпчелеге шәһәр балалары була. 4 ел дәвамында мәдрәсәдә укучылар татар теле, Коръән, Пәйгамбәрләр тарихы, арифметика, география, тарих фәннәрен өйрәнәләр. Фәннәрне Томск, Торбы мәдрәсәләрен тәмамлаучы мөгаллимнәр укыта. Халык училищелары инспекторы тәкъдиме буенча, рус телен укыту өчен рус теле укытучысы да чакырыла. Мәдрәсәдә белем алучылар 4 ел укыйлар. Укуларын дәвам итәргә теләүче шәкертләрнең мәдрәсәдә өстәмә ике ел укырга мөмкинлекләре була.

1918 елда Тубылның милли Наркомпрос карары нигезендә, шәһәрдә Нариманов исемендәге мөселман мәктәбе ачыла. Дүрт еллык белем алу мәктәбе Большая Пиляцкая урамындагы (Пушкин) Чембаевлар йортында урнаша. Мәктәпнең беренче совет рәисе, оештыручысы итеп Рәхим Нәүрүз улы Нәүрүзов билгеләнә. 1924 елны Тубылның ОКРОНОсы карары белән мәктәпкә Н.Крупская исеме бирелә һәм җидееллык татар-башкорт мәктәбендә шәһәр балалары, Тубыл, Вагай, Уват районнарыннан килгән укучылар белем алалар.

Юллама буенча Тубыл шәһәренә килгән Зыя Кашшаф улы Фәссахов 1937-1938 елларда җитәкче вазыйфасын башкара. Мәктәпкә «15 нче урта белем бирү мәктәбе» статусы бирелә. Кызганычка каршы, бу мәктәптә 10 нчы сыйныфны тәмамлаучылар ике чыгарылыш була. Бөек Ватан сугышы башланып китә.

1951 елны Изил Бәдретдин улы Гарифуллин җитәкче булганда, мәктәпкә «Урта белем бирү татар мәктәбе» статусы бирелә. 1950-1955 нче елларда Татарстаннан 15 нче мәктәпкә бер төркем югары белемле яшь укытучылар киләләр. Алар арасында: Сара, Наил Мәмәтовлар, Мөнир Байбиков, Изил Гарифуллин, Асия Шәипова, Хөсни Гаитова, Мәхмүҗамал Ташбулатова, Мансур Айданов.

Мәктәп директоры итеп куелган Камал Мәҗит улы Моратов 36 ел монда эшли. Ул җитәкче булып хезмәт иткән 26 елда мәктәп тарихында якты хатирәләр, матур традицияләр кала. Бөек Ватан сугышы ветераны Камал Моратов биш орден кавалеры: Кызыл Йолдыз, 1,2 дәрәҗәле Ватан сугышы, Кызыл байрак, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән бүләкләнә. Тубылда Бөек Җиңү сугышчылары истәлегенә булдырылган монументта Камал Мәҗит улының исеме мәңгеләштерелгән, 15 нче мәктәп фасады диварында истәлек тактасы урнаштырылган.

1961 елдан 15 нче мәктәп рус мәктәпләре программасы буенча эшли башлый. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар һәм эшләүчеләр арасында күренекле шәхесләр бихисап. Мәсәлән, РФнең атказанган укытучысы, танылган язучы Якуб Зәнкиев, РФнең атказанган укытучысы, шәһәрнең мактаулы гражданы Җәзилә Массагутова, РФнең атказанган табибы Фәүрия Шәрипова, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча идарәсе полковнигы, хезмәт ветераны Әкрәм Ибраһимов.

1995 елдан 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе итеп Сәет Заир улы Хисмәтуллин билгеләнә. Ул шәһәр Думасы депутаты, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе вазыйфасын да уңышлы башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100