Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңарыш»: «Себер йолдызы - Татар егете» бәйгесенең төп фикере - буыннар чылбырын югалтмау
2026 елгы «Себер йолдызы - Татар егете» бәйгесе нигезендә яткан төп фикер - буыннар чылбырын, ата-бабалар тәҗрибәсен югалтмау, аңа мөрәҗәгать итү. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы яза.
«Күпчелек гаиләләрдә үткәннәр турында истәлекләр сүздә генә түгел, буыннан-буынга тапшырыла торган ядкарьләрдә дә, әйтик, бизәнү әйберләре, кием-салым, бүләкләр, музыка коралларында да яши. Нәкъ менә шундый гаиләдә саклана торган истәлекле, үз тарихы булган әйберләр бәйге финалистлары махсус фотосессиясенең образларында чагылыш тапты. Һәр ядкарь безгә кадәр булганнарга мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт белән тулган шәхси тарих буларак тасвирланды.
Альбина Әхәтова образында гаиләдә инде берничә буын саклана торган төймәләрне (бусы) кулланган. Кайчандыр аларны аның әбисе, хәтта әбисенең әбисе киеп йөргән, ә бүген бу ядкарь Альбинага дәвамчылык символы буларак ышанып тапшырылган.
Элина Кангазина үз образында берьюлы ике гаилә ядкарен берләштергән. Беренчесе - әтисе нәселе буенча әбисенең әнисеннән әбисенә, аннары үзенә күчкән алкалар. Бу алкалар әбисе белән сөйләшү истәлекләрен дә саклый. Ул оныгына үз әнисе турында еш сөйләгән һәм бервакыт әлеге алкаларны оныгына тапшырырга хыялланган. Икенче әйбер - әнисе ягыннан әбисенең акча янчыгы. Аның эчендә әле дә әбисенең догалыгы һәм «Ана даны» медале саклана. Ике ядкарь дә Элина тәрбиясендә мөһим роль уйнаган кешеләр турында истәлек булып тора.
Таймас Абдразаков конкурска бабайларның түбәтәен алып килгән. Бу баш киемнәре аның өчен нәсел хәтере символы булып тора, ул аны ыру тарихы белән турыдан-туры бәйли һәм алар аңа бабаларын хәтерләтә.
Лилия Җаббарова үз образын әбисенең тәсбихы белән тулыландырган. Әбисе аны һәрвакыт янәшәсендә тоткан, сәйләннәрен тартып утырган.
Салават Сәитов өчен кадерле ядкарь булып бабаларының ике гармуны тора. Нәкъ менә алар аны балачакта ук иҗатка илһамландырган да инде.
Роберт Сабиров өчен кулдан чигелгән һәм буыннан-буынга аеруча саклык белән тапшырыла торган борынгы түбәтәй аерым әһәмияткә ия. Бу баш киеме гаилә өчен дәвамчанлык, нәсел тарихына хөрмәт һәм үткәннең хәзерге белән өзелмәс бәйләнеше булып хезмәт итә.
Эльдар Сабитов Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы медальләре тагылган диңгезче кителен саклый. Бу китель аңа һәрдаим Ватанга хезмәт итү һәм намус төшенчәсен тормышта төп кыйммәтләре итеп күргән кешене искә төшереп тора.
Әбисе әнисенә бүләк итеп калдырган брошь Вероника Бикмулина өчен аерым кыйммәткә ия. Әлеге ядкарьне аңа буыннар арасындагы җылылыкны һәм мәхәббәтне саклап калу шарты белән тапшыралар.
Салават Ваһаповның гаиләсендә репрессия кичергән олы бабасының билбавы саклана. Бу – аннан сакланып калган бик аз әйберләрнең берсе, шуңа күрә дә ул Ваһаповлар өчен аеруча кадерле.
Егет-кызларның тарихлары тагын бер кат шуны раслый: нәсел турында хәтер фотосурәтләрдә, сүзләрдә генә яшәми. Ул үсеп килүче буын белән ядкарьләр аша да сөйләшә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз