news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңарыш»: Шәҗәрә агачын төзү – авыр да, күп сабырлык та таләп итә торган эш

Соңгы елларда нәсел җепләре белән кызыксынучыларның артуы сөендерә. Гаилә, авыл тарихлары турында китаплар да басылып чыга. Күптән түгел нәшер ителгән китап­ларнын берсе «Сокман – ата-бабайлар Ватаны яки бер авылның тарихы» (Сукман – родина предков, или история одной татарской деревни) дип атала.

«Яңарыш»: Шәҗәрә агачын төзү – авыр да, күп сабырлык та таләп итә торган эш
Фото: yanarysh.ru

(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Хәмидә Гайфуллина) Әлеге китап Эльвира Миргасимова һәм Тәнзилә Фәйзуллинаның эзләнүләре нәтиҗәсе. Алар үзләренең нәсел тамырларын төрле архивларда барлап, 14 буынга кадәр ачыклаганнар.

Китапта гаилә шәҗәрәсеннән кала, Әгерҗе районы Сокман авылында гомер иткән кешеләрнең дә исем фамилияләре бирелә. Бу басма өстендә Тәнзилә Закирҗан кызы Фәйзуллина дистә елдан артык эшләгән. Нинди авырлык­лар аша үтәргә туры килгән, кемнәр ярдәм иткән - Тәнзилә ханым бу хакта җентекләп сөйләде.

Тәнзилә Фәйзуллинаның бабаларының туган нигезе – Әгерҗе районы Сокман авылы. Тик язмыш аның гаиләсен туган туфрагыннан күптән аерган. Авыл­га озак еллар кайтмаганнар. Шулай да, нәсел тамырлары белән кызыксына башлаган. «Без бит яшь вакытта тамырларны бик тикшермәдек. Үз тормышыбыз белән яшәдек. Олыгайган саен: «Әби-бабайларыбыз ничек торганнар, каян чыкканнар?» – дигән уйлар керә башлады. Туганнарыбыз арасында кемнәр булганын да беләсе килде. Нәсел җепләрен барларга алындык», – ди Тәнзилә апа.

Һәм туганнары белән шушы эшкә алына ул. Сеңлесе Тазалиянең кызы Эльвира Миргасимова Мәскәү, Казан, Киров, Уфа архивларында булган. Акча түләп, документларны фотога төшергән. Тәнзилә ханым Әгерҗе архивында һәм төрле форумнарда, социаль челтәрләрдә эзләнү эшләрен дәвам иткән. Галимнәр белән аралашкан. Чөнки архивтан алынган исемлекләрнең күпчелеге иске славян, гарәп графикасы һәм латинча язылган була.

«Сеңлемнең кызы бөтен мәгълүматны җыеп, миңа җибәрде. Ул вакытта мин гарәпчә укый белми идем. Өйрәнү өчен мәчеткә укырга кердем. Өч ел анда белем алдым. Аннан соң онлайн форматта укыдым. Ләкин бөтен җирдә дә хәрәкә белән укырга өйрәтәләр. Хәрәкә – ул сузык аваз­лар, ә документлар сузык хәрефләрдән башка язылган. Шуңа күрә без филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдановка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Ул аларны татарчага күчерде», – дип, рәхмәтләрен җиткерә Тәнзилә ханым.

Шулай итеп тупланган архив язмаларын татар һәм рус хәрефләренә күчергәч, нәсел башында кем торуын эзли башлыйлар. Бөртекләп җыелган язмалардан борынгы бабаларының Әгерҗе төбәге Сокман авылында 1670 нче елларда яшәгәне билгеле була. «Ул күчереп язылган язмаларны чыгарып ташларга әрәм булды. Шуңа күрә без аны китап итеп язып чыгарырга уйладык», – диде әңгәмәдәшем.

«Сокман – ата-бабайлар Ватаны яки бер авылның тарихы» китабы агымдагы елда басылып чыга. Ул бик тирән эчтәлекле, мәгълүматка бай. Тәнзилә ханым сеңлесе Эльвира Миргасимова биргән материалларга үзе тапкан һәм Тәбәрле музее хезмәткәре Фәнзилә Гомәрова, авыл халкы биргән язмалар, фотосурәтләрне өсти. Бу инде – бер гаиләнең шәҗәрәсе генә тупланган китап түгел, Сокман авылы тарихы да.

Китапны тәкъдим итү чарасы да авылда узды. Анда Сокманда туып-үскән, бүген Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче бик күп кешеләр җыелды. Чараны Тәбәрле авылы советы хезмәткәрләре бик җылы итеп уздырды. Җыелган кунак­лар истәлекләре белән уртаклаштылар. Сокманда бүген бары тик утыздан артык кеше яши. Авылны торгызу турында да фикерләр яңгырады. Китап авторларына шундый зур эш башкарулары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. «Шушы китап дөнья күргәч, бәлки Сокманнан чыккан барлык кешеләр үзләренең шәҗәрәләрен булдырырга теләрләр. Һәм без бу китапның икенче томын чыгарыр идек», – дигән тәкъдим белән дә чыга Тәнзилә ханым.

Әлбәттә, шәҗәрә агачын төзү – авыр да, күп сабырлык та таләп итә торган эш. Тәнзилә ханым да биш йөз ел элек яшәгән борынгы бабаларының төгәл нәрсә белән шөгыльләнгәнен ачык­лый алмаган. Әмма бишенче буын туганнары турында мәгълүмат тапкан. «Бишенче буын бабам Гобәйдулла Шәрипов бик күренекле кеше булган, аны авылда һаман да искә алалар. Ул Алабуга судында эшләсә дә, авылны ташламаган. Тегермән төзегән. Рөхсәт булмаса да, үз акчасына икенче мәчет салган. Авылга төрлечә ярдәм иткән», – диде Тәнзилә ханым.

Борынгы бабалары иген иккән, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, белемгә омтыл­ган. «Гобәйдулла Шәрипов сату белән шөгыльләнгән. Нинди шәһәрләрдә сату иткәнен генә тапмадым. Нурмөхәммәт Галләмов дигән бабабыз да сату белән шөгыльләнгән. Аның ике катлы йорты булган. Беренче катта магазин тоткан. Икенче катта үзләре торганнар», – диде ул.

Гаиләне ХХ гасыр башындагы афәт­ләр дә читләтеп үтмәгән. Авылдагы күп кенә кешеләр бер гаепсезгә репрессиягә дучар булганнар. Борынгы бабалары Нурмөхәммәт Галләмов та биш елга Архангельск якларына сөргенгә җибәрелгән. Әмма тиздән акланган, тик аңа туган авылы Сокманга кайтарга тыелган. Ул гаиләсе белән Удмуртиянең Можга шәһәрендә урнашкан. Коммунис­тик хезмәт ударнигы була.

Тамырларын эзләүдә кыенлыклар тудырган мәсьәлә – фамилияләрнең үзгәрешләре. Буыннан-буынга баба­лары­ның исемнәре кыскартыла, үзгәртелә һәм бөтенләй дә башка фамилия килеп чыга.

«Нурмөхәммәтов – Нуриевка, Хуҗаәхмәтов – Хаҗиевка әверелә. Аеруча сугышта катнашкан туганнарны табу авыр булды. Мин аларны бер төрле фамилия белән беләм, шулай эзләдем дә, тик таба алмадым. Фамилиясен кыскартып эзли башлагач, фотосурәтләренә кадәр таптым», – ди Тәнзилә ханым.

Шакирҗан Нурмөхәммәтов – Тәнзилә ханымның бабасы – ул Нуриев фамилиясен ала. Бабалары гомере буе сату иткән. Әтисе Закирҗан Шакирҗан улы Нуриев яшьли төрле хезмәт башкара, сугыштан соң гаилә кәсебен – сату эшен дәвам иткән. Тәнзилә ханымның әтисе Закирҗан Нуриев хатыны Мәвгидә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр – Рәсим, Тәнзилә, Тазалия. Шулай итеп, нәсел агачының ун буынын барлыйлар.

Абыйсы өч ул – Таһир, Рөстәм һәм Илдарны тәрбияләп үстергәннәр. Аларның балалары белем алып, үз юлларын табып, тормыш итә. Ныклы гаилә корып, балалар тәрбиялиләр. Сеңлесе Тазалия Бөгелмә шәһәрендә. Тормыш иптәше белән ике кыз үстереп, бүген оныкларына сөенеп яшиләр. Нәкъ Тазалия ханымның олы кызы Эльвира Миргасимова нәсел тамырларын эзләп, архивлардан эзләнә башлый да.

Тәнзилә Закирҗан кызының ике улы – Альфред һәм Ринат. Үзе ул – табибә. 40 ел гомерен хатын-кызларны дәвалауга багышлый, аларның сабыйларын беренче булып кулына алып, тәүге авазларын ишетүче дә. Буыннан-буынга гаиләдә динебез нигезләрен саклап, үсеп килүче буынга тапшырып килгәннәр. Туган телебездә аралашу да кагыйдә булган. Шәһәрдә гомер итсәләр дә, балаларына ана телен өйрәткәннәр. Борынгы бабалары Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамласа, бүгенге буын әгъзалары югары уку йорт­ларында белем алган. «Минем бабай татарча, арча, гарәпчә, латинча укый да, яза да алды. Ул төрле конфессияләрнең бөтен бәйрәмнәрен, Пәйгамбәрләребез тарихын белә иде. Аның белән бик кызыклы темаларга сөйләшергә була иде. Әткәй дә русча, латинча, гарәпчә яза да, укый да белде», – ди Тәнзилә ханым.

Бүгенге буын вәкилләре дә белемгә омтыла. Тәнзилә ханымның ике улы да югары белемле. Олы улы Альфред социаль фондта эшли. Кече улы Ринат Фәйзуллин Удмуртия татарларына бик яхшы таныш. Ул «Иман» татар яшьләре берлеген җитәкләде, башка эшләрдә дә үзенең милли җанлы булуы белән аерылып торды. Ул бик яшьли кандидатлык дәрәҗәсен яклады. Хәзер докторлык диссертациясен әзерли. Күптән түгел Ринат хатыны Лилия белән шәҗәрәне дәвам итеп, ундуртенче буын вәкиле – улларын кулларына алдылар. Башка туганнарының да балалары, оныклары югары белемле, җәмгыятьтә кирәкле хезмәт башкаралар.

Һәр гаилә үзенең нәсел тамырларын белеп, киләчәк буыннарга да тапшырсын иде, дип тели Тәнзилә ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot