news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» газетасының 33 еллыгы, Төмән өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан фотосәхифә ачылды

«Яңарыш» газетасының 33 еллыгы, Төмән өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан фотосәхифә ачылды
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Кичә-бүген» фотосәхифәсен бергә алып барыйк» дигән язма чыкты.

2024 елда Төмән өлкәсе оешуга 80 ел тула. «Яңарыш» газетасының 33 еллык тарихы да шул еллар исәбендә. Газетаның һәр төпләмәсен кулыңа алган саен аерыласы килми. Күңелне истәлекләр биләп ала.

Өлкәбез юбилее хөрмәтенә газетабызда «Кичә-бүген» фотосәхифәсе эшли башлады, анда 2000-2024 елларда безнең төбәкнең ничек үзгәргәнен язарбыз. Сездән дә хөрмәтле укучыларыбыз фото һәм язмалар көтеп калабыз.

Бу үзгәрешләр һәр торак пунктта аз түгел. Бераз эзләнергә, фотоларын табарга гына кирәк.

Безнең «Яңарыш» газетасы урнашкан «Төмән нәшрият йорты» да бай тарихлы. 25 ел элек (1998) «Төмән нәшрият йорты» ачык акционерлык җәмгыяте оештырылган.

Предприятие 1968 елда төзелгән һәм Төмән үзәгендә Первомайская урамында, 11 нче йортта урнашкан шәһәр типографиясеннән башлана. Ул бина стеналары газетабызның беренче көннәре турында истәлекләрне саклый. Шунда кулдан җыела торган хәрефләр белән «Яңарыш» чыгып килде. Әкренләп компьютерлар кул эшен җиңеләйттеләр. Аннары редакция дә берничә тапкыр урынын алмаштырды һәм тагын «Төмән нәшрият йорты»на әйләнеп кайтты. Бу бинада эшләвебезгә дә 9 ел була инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100