Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яңарыш» газетасында Шәүкәт Гаделшаның 75 еллыгына багышланган викторина сораулары чыкты
Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Шәүкәт Гаделшаның 75 яшь тулуга багышланган викторина сораулары чыкты.
Якташыбыз, танылган шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның 75 яшь тулуга (16 сентябрь) багышланган викторина сораулары.
1. Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) кайчан һәм кайда туган?
2. Шәүкәт Гаделша башлангыч белемне кайда алган?
3. Шәүкәт Гаделшаның мәктәптә иң яраткан предметы?
4. Шәүкәт Гаделшаның беренче шигыре ничәнче елда басыла?
5. Шәүкәт Гаделша кайчан һәм нинди уку йортларында белем алган?
6. Шәүкәт Гаделша язучылар союзы әгъзасы итеп кайда һәм кайчан кабул ителә?
7. Шәүкәт Гаделша беренче тапкыр кайчан Казан шәһәренә килә?
8. Якташы Булат Сөләйманов белән кайда һәм кайчан таныша?
9. Шагыйрь иҗатында нинди темаларны яктырткан?
10. Шәүкәт Гаделшаның ничә шигырь җыентыгы бар һәм алар кайчан дөнья күргән, исемнәрен атагыз.
11. Шәүкәт Гаделшаның «Туган авылым» дигән шигыре нинди авылга багышланган?
12. Шәүкәт Гаделшаның шигырьләре нинди матбугат басмаларында бастырыла?
13. Шәүкәт Гаделша нинди әдәби берләшмәләрдә актив катнаша?
14. Шагыйрьнең нинди шигырьләрен һәм кемнәр рус теленә тәрҗемә итәләр?
15. Нинди язучылар аңа багышлап шигырьләр, мәкаләләр иҗат иткән?
16. Бу шигырьләрнең исемнәре ничек атала һәм Шәүкәт Гаделша аларны кемнәргә багышлаган?
1) «…Дәверләрдән җаныңа Яшь сыркыла – һай ачы! И Себер татарының Иң олы Аппакасы!»
2) «...Яз әле, яз миңа,сеңлем. Менә шулар турында. Ныгый барган каләмеңне Манып иман нурына».
3) «...Синең дә минем шикелле, Бик үзгә килеш-килбәтең. Әмма син туган мәңгелек Итәргә татар милләтен».
4) «...Әйтеп куя кайчак әкә: – Шигърияткә тоз җитми. Чытырманлы шигырьләрең – Без көткән шул тоз бит, – ди».
17. Шәүкәт Гаделшаның иҗаты турыңда бу кемнәрнең фикерләре?
1) «...Шигъри дөньясы аның үзенчә – себерчә».
2) «... Сорау туа: каян килә соң Шәүкәткә бу көй-аһәң? Тамак төбе белән көйләнә торган җыру – шигырь...»
3) «...Безнең сафка Себер татарларыннан тагын бер яшь язучы килә. Хәерле юл сиңа, якташ!»
4) «Син – Себернең бер баласы, Син – Себернең бер гөле...»
5) «...Матур шигырьләр язгансың, алга таба да дәвам ит!»
6) «...Шәүкәт Гаделшаның шигърияте легендалар вә дастаннар иле – Себернең җир-суына, урман-күлләренә, киек-җәнлек дөньясына, ыруларына Шигъри Дога булып ишетелә!»
18. Кем үзенең шигырендә Шәүкәт Гаделшаның кайсы китабын атап үтә?
19. Шагыйрьнең иҗатына багышланган кайда һәм нинди китап-иллюстрацияле күргәзмә оештырылды?
20. Шагыйрьнең иҗаты буенча кемнәр һәм кайчан тикшеренү эшләре яклаганнар?
21. Шәүкәт Гаделша иҗаты буенча кемнәрнең һәм кайчан китаплары дөнья күрде?
22. Кайчан һәм кайсы китабы өчен Шәүкәт Гаделша Татарстан Республикасының әдәбият өлкәсендәге Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була?
23. Шәүкәт Гаделшаның исеме ничек мәңгеләштерелде?
24. Күпъеллык иҗаты өчен язучы нинди бүләкләргә лаек булган?
Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз