Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңарыш» газетасы: Шәхесләр үзләренең генә түгел, милләтебезнең данын, хөрмәтен үстерә
Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Эльмира Нигъмәтҗанованың «Ижау егете – Россия Герое» дигән язмасы чыкты.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Удмуртиядә «Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары – якташларыбыз: белешмә басма» дип исемләнгән китап дөнья күрде. Анда биографияләре Удмуртия белән бәйле булган 104 Советлар Союзы Герое, 12 Россия Герое, 21 Дан орденының тулы кавалерының батырлыгы тасвирланган, фотографияләр, биографик мәгълүматлар, аерым сугышчан эпизодлар тәкъдим ителгән.
Әлеге каһарман шәхесләр арасында якташыбыз, Россия Герое Ренат Мөнир улы Акберов та бар. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә 1452914 кеше исәпләнә. Шуларның 67964е – татарлар. Шушы милләттәшләребез арасында республикабызда гына түгел, ил күләмендә танылган, дан яулаган шәхесләр булу күңелдә чиксез горурлык, аңлатып бирә алмаслык шатлык хисләре уята. Мондый шәхесләр үзләренең генә түгел, милләтебезнең данын, хөрмәтен үстерә.
Бу мәкаләнең герое – Ренат Мөнир улы Акберов нәкъ шундыйлардан. Ренат Акберов 1983 елда Ижау шәһәрендә туып, 20нче мәктәптә белем алган. 2005 елда Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлаган. Беренче класслы очучы, Ка-52 ВКС разведка-һөҗүм вертолетлары эскадрильясы командиры, гвардия подполковнигы. Сириядәге хәрби операциядә катнашкан, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итә.
2023 елның җәендә Запорожье өлкәсендә беренче класслы очучы подполковник Ренат Акберов командалыгындагы «Аллигаторлар» эскадрильясы дошманның һөҗүмен кире кагу вакытында безнең пехотага ярдәмгә килгән. Башта бронетехниканы «Вихрь-1» ракеталары белән утка тоталар, аннары пушкалардан ата башлыйлар. Моның нәтиҗәсендә күпсанлы «Абрамс»лар, «Леопард»лар, «Брэдли» һәм башка техникалар катыргы тартмалар кебек яна.
Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2024 елның 9 декабрендә гвардия подполковнигы Ренат Мөнир улы Акберов Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.
Ренат Акберов журналистлар белән бер әңгәмәсендә: «Безнең вертолетларны, кулланыла торган коралларны модернизацияләү соңгы елларда бик алга китте. Машиналар маневрлырак, тизрәк, төгәлрәк була бара, агрегатлар һәм узеллар әзерләгәндә, яңа технологияләр һәм заманча материаллар кулланыла. Украина хәрби-диңгез көчләренең экипажсыз катерларын юк итү җиңеләя. Дөрес, алар да бер урында тормыйлар. Махсус хәрби операция авиация инженерлары һәм очучылар өчен зур сынау булды. Шулай ук ул вертолетларны һәм йөзләгән хәрби очучының осталыгын камилләштерүгә зур этәргеч ясады. Очучылар арасында әле кичә генә парта артында утырган һава-космик көчләренең яшь офицерлары да күп», – ди.
Ул үзе 20 ел элек Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлаган. Бу уку йортына теләге булган һәр абитуриент керә алмый, училищега сайлап алу бик катгый. Белемле, сәламәтлекнең һәм биографиянең яхшы булуы мөһим. Хәрби очучыны әзерләү – дистәләгән, йөзләгән белгечнең зур хезмәте. Бу «тимер кошлар» буенча инженер һәм җитештерү коллективын исәпкә алмаганда... Ә барысы да, барлык хәрби училищелардагы кебек үк, иң гади төшенчәләрне өйрәнүдән, командирларның боерыкларын төгәл үтәүдән, үз-үзең өстендә эшләүдән башлана.
Моңа кадәр үз иркендә йөргән, төрле тәрбиядә үскән, төрле холыклы яшьләрне хәрби уку йортында хәрби киемне тәртиптә тотарга, бер сафта йөрергә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтәләр, ахыр чиктә алган белем, төгәллек, игътибарлылык күп тонналы машинаны күккә күтәрергә ярдәм итә. Очу осталыгына укыту алымнарын Ренат Мөнир улы ишетеп кенә белми. Сызрань хәрби училищесын тәмамлагач, иң яхшы чыгарылыш укучыларының берсе буларак, аны очучы-инструктор итеп билгелиләр. Үзенең белемнәрен һәм күнекмәләрен булачак очучыларның берничә буынына тапшыра ул. Ә аннары инде Төньяк Кавказга хезмәткә җибәрелгәч, күп нәрсәгә яңадан үзенә өйрәнергә туры килә.
Тау арасында очу аеруча куркыныч. Барысын да – рельеф үзенчәлекләрен, һава торышын, аска һәм өскә таба агымнарын, машинаның теге яки бу ситуациядә үзен ничек тотачагын алдан күрә белергә, дошманны бәреп төшерү һәм күчмә зенит ракета комплексы һөҗүменнән вакытында китү өчен нишләргә икәнен алдан уйларга кирәк. Бу күнекмәләр Сириядә, ә аннары махсус хәрби операция барышында да кирәк була.
Ренат Мөнир улының сугышчан уңышларын, казанышларын Ватаныбыз тиешенчә бәяләгән. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул «Батырлык өчен» медале, II дәрәҗә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән. Ә 2024 елның 9 декабрендә, Ватан Геройлары көнендә – Ка-52 «Аллигатор» вертолетлары эскадрильясы командиры Ренат Мөнир улы Акберовка «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган.
«Минем өчен бу залда бөек Ватаныбызның шулкадәр күп лаеклы уллары арасында булу зур мәртәбә. Сезне ышандырып әйтәсем килә, без алдыбызга куелган барлык бурычларны намус белән лаеклы итеп үтәүне дәвам итәчәкбез», – дип чыгыш ясый ул Мәскәүнең Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия Президенты Владимир Путин күкрәгенә «Алтын Йолдыз» медален беркеткәч.
Ул Россия Президентына сугышчан казанышларын югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерә. «Сүземне йомгаклап, әниемнең җылы сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Владимир Владимирович, илебезне хәерчелектән күтәрүегез һәм безне Халыкара валюта фонды тырнагыннан тартып алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә», – дигән сүзләрне әйтә.
Шундый зур аудитория алдында дәрәҗәле бүләк алган мизгелдә юкка гына әнисен һәм аның фикерләрен искә алмагандыр Ренат Акберов. Әти-әнинең ихлас күңелдән укылган хәер-догасы мең бәладән саклавын һәм яклавын да һәммәбез яхшы беләбез».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз