news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңарыш» газетасы «Милләт горурлыгы» премиясенең төбәк этабы җиңүчеләре арасына кергән

«Яңарыш» газетасы «Милләт горурлыгы» премиясенең төбәк этабы җиңүчеләре арасына кергән
Фото: «Яңарыш» газетасы

Төмәндә «Нефтяник» мәдәният сараенда «Милләт горурлыгы –2025» премиясенең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Премия быел алтынчы тапкыр үзенең лаеклыларына тапшырылды. Бу хакта «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиева яза.

2025 елда конкурста катнашучылар саны рекордлы булды — Төмән өлкәсенең 19 муниципалитетыннан һәм 20дән артык милли-мәдәни автономиядән 100дән артык гариза кабул ителгән. Иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, яшьләрне, журналистларны һәм мәдәният белгечләрен Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән өлешләре өчен билгеләп үттеләр. Һәм быел 33 төбәк җиңүчесе арасында өлкәбезнең татар газетасы — «Яңарыш» директоры Алсу Сәгыйтова да бар иде. Тиздән 35 еллыгын каршы алырга әзерләнүче һәм, нинди генә авырлыкларга карамастан, бер генә саны да чыкмый калмаган татар газетасы бу бүләккә бик лаек.

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор мөрәҗәгать итте: «Премия милләтара татулыкны ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклауга һәм Россия халыкларының бердәмлеген үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтә. Барлык катнашучыларга актив позицияләре һәм тарихи, рухи мирасны саклаулары өчен рәхмәт белдерәм», — дип видеотәбрикләү юллады ул.

«Милләт горурлыгы - 2025» премиясенең төбәк этабында ике яңа номинация өстәлгән: «Поколение Ум» юнәлешендә катнашучы мәктәп укучыларын, студентларны һәм «Ватанны саклаучылар гаиләләре»н билгеләп үттеләр.

Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребезне күрү аеруча шатлык өстәде. Төрле номинацияләрдә МХОдә катнашучы, «Батырлык» ордены кавалеры Изел Сәйфетдинов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең контроль-ревизия комиссиясе рәисе, Төмән шәһәре администрациясенең тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы департаментының иҗтимагый куркынычсызлык бүлеге башлыгы Салават Бурундуков, Төмән шәһәренең Мансур Кәбиров җитәкчелегендәге татар мәдәният үзәге музыканты, берничә ансамбль җитәкчесе Әбүзәр Миңнебаев, Төмәннең «Этнос» төрки балалар үзәге директоры Гөлнара Сагитова, Тубыл шәһәре милли берләшмәләренең яшьләр советы лидеры Ариана Гайнуллина лауреат булдылар. Сибгат Хәкимчә, «бер горурлык хисе яна миндә, эчтән бәреп яна битләрдә», дип көчле алкышлар яудырдык аларга.

Директорыбыз Алсу Мөхәммәтәмин кызы: «Яңарыш» газетасы редакциясе коллективы безнең газетаның «Милләт горурлыгы - 2025» конкурсы лауреаты булуына шат. Бу безнең ике меңнән артык язылучыбызның, актив хәбәрчеләребезнең һәм газетаның дусларының бүләге. Безнең хезмәтебезне югары бәяләгән оештыручыларга, комиссия әгъзаларына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага безгә ышанган ярдәмнәре өчен, көч бирергә килгән «Уңган хатын-кызлар» төркеменең дус коллективына рәхмәт белдерәбез», — дип ихтирамын җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot