news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» газетасы «мәктәптә укыганда ук студент булган» Алсу Ямалиева белән таныштыра

«Яңарыш» газетасы «мәктәптә укыганда ук студент булган» Алсу Ямалиева белән таныштыра
фото: https://yanarysh.ru, "Яңарыш" газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Мәктәптә укыганда ук студент булган» дигән язма чыкты.

Шушы көннәрдә Юкамен районы Палагай мәктәбе укучыларының «Ничек максатка ирешергә?» дигән темага язган иншаларын әзерләп утырырга туры килде. «Уңышка ирешү өчен озын, авыр юл үтәргә кирәк. Әмма без аны булдырачакбыз!» – дип язалар. Амин! Уңышларга ирешергә язсын! Көчле рухлы, тырыш, үз өстендә эшләгәннәр генә максатларына ирешәләр.

Шушы урында мин Ижау шәһәре 6нчы гимназиянең чыгарылыш укучысы Алсу Рамил кызы Ямалиеваны үрнәк итеп куяр идем. Ул да үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы аркасында, Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетын кызыл дипломга тәмамлап, балачак хыялын тормышка ашырды.

Алсу, әйдә әле сүзне балачактан башлыйк. Кайчан рәсем ясау белән мавыктың?

Ничә яшьтән икәнлеген белмим, әмма бик кечкенәдән рәсем ясарга сәләтле булганмын. Әти мине унбер яшемдә Ижау сәнгать мәктәбенең рәсем ясау бүлегенә укырга бирде. Миңа бу шөгыль бик ошый иде. Сәнгать мәктәбендә минем сәләтемне тагы да үстерделәр. Мин төрле конкурсларда катнаша башладым. Җиңү яулаган грамоталарым бик күп тупланды. Әлеге грамоталарым миңа Сочи шәһәрендәге «Сириус» белем бирү үзәгенә юллама алырга ярдәм итте. Анда минем сәләтемне яхшы бәяләделәр. Икенче елны тагын мине әлеге үзәккә чакырдылар. Монда безгә танылган акварельче Сергей Андрияки дәресләр бирде.

Син мәктәптә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганчы ук студент булдың. Моңа ничек ирештең?

Тугызынчы сыйныфта укыганда, Петербург университеты оештырган олимпиадада катнаштым. Җиңү яуларга миңа бары 10 балл җитмәде. Мин тагы да ныклап әзерләнергә кирәклеген аңладым. Өстәмә репетитор белән шөгыльләнеп, яңадан олимпиадада катнаштым һәм призер булдым. Нәкъ шушы җиңүем миңа Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетына имтихансыз укырга керергә мөмкинлек бирде.

Кайчан дизайнер булырга хыяллана башладың?

Өченче сыйныфта укыганда язган иншам саклана. Мин анда: «Дизайнер булам, Удмурт дәүләт университетына укырга керәм» дип язганмын. Ә миңа дәрәҗәлерәк югары уку йортында белем алырга насыйп булды.

Әти-әниләрдән читтә белем алуы куркытмадымы?

Беренче елны, әлбәттә, бик авыр булды. Өйне сагынганга күрә, ярты ел саен Ижау­га кайта идем. Әле ярый Питерда бабайның сеңлесе яши. Ул миңа бик булышты, әти-әни һәрвакыт киңәшләрен биреп тордылар. Алар күбрәк минем нәрсә белән туклануымны кайгырттылар, ашарга пешергәндә, киңәшләрен бирделәр. Тулай торакта яшәү дә мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте.

Студент елларың ничек узды?

Беренче курска укырга килгән көнне үк мин университетның профкомына, студентлар советына, студентлар иҗаты һәм ял үзәге сәнгать советына кердем. Минем уңышка юлым шәһәрнең югары уку йортлары арасында уздырылган «Полигон» конкурсыннан башланды. Бу конкурс­та беренче урынны алдым. Әлеге конкурсны тагы да камилләштерү буенча проект эше язып, «Восток» бөтенроссия яшьләр мәгариф форумында катнаштым. Студентларның һөнәри уңышлары 75-85%ы социаль оста­лыкларының дәрәҗәсенә бәйле булуын саннар белән дәлилләдем. Жюри әгъзалары минем бу фикеремне хупладылар. Әлеге идеям­не тормышка ашыру өчен 700 мең грант оттым. Бу конкурста 40 студент катнаш­тык, 12ебез финалга чыкты. Җиңүчеләргә «Таврида Арт», «ИКОМ России», «Просто» яшьләр пространствосында стажировка үтәргә юллама бирделәр. Хәзер мин – «Полигон» проектының җитәкчесе. Хәзер бу конкурсны бөтенроссия күләменә чыгарасым килә. Мин өченче курстан ук «Таврида Арт» компаниясендә эшли башладым. Әлеге компания Кара диңгез буенда төрле форумнар һәм зур фестиваль уздыра. Анда 5 мең катнашучы һәм 20 мең тамашачы була. Быел аның масштабын тагын да арттырырга уйлыйлар. 1 августтан Кырымга командировкага китәм. Шулай итеп, минем студент тормышым бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Ә иң мөһиме: диплом алганда ук, минем хезмәт урыным бар иде.

Һөнәр сайлау алдында торган яшьтәшләреңә нәрсә әйтер идең?

Курыкмаска, актив булырга, иң мөһиме: күңелләре тарткан һөнәрне сайласыннар. Мин үзем һәрвакыт алдыма максат куйдым һәм аны тормышка ашыру өчен юллар эзләдем. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда белемемне сынау да, аларда җиңүем дә миңа дәрәҗәле уку йортына имтихансыз укырга керергә ярдәм итте. Төрле форумнарда чыгыш ясауларым сөйләү осталык­ларын арттырды, куелган мәсьәләләрне чишәргә өйрәтте.

Уртак җиңү

Баланың уңышы артында әти-әнинең, әби-бабайның күпме хезмәте ятуы һәркемгә дә мәгълүм. Баланың сәләтен ничек үстерергә? Аларны ничек максатчан итеп тәрбияләргә? Ә бу хакта мин Алсуның әнисе Лилия Кәрим кызы Ямалиева белән сөйләштем.

«Баланың яраткан шөгыле бар икән, аны вакытында күрергә, үстерергә кирәк. Алсу өч яшеннән рәсем ясый башлады. Кайчагында рәсемнәре кечкенә бала ясаганлыгына ышанып та булмый иде. Сәнгать мәктәбендә яратып шөгыльләнде. Балалар үскәндә, без ирем белән көне-төне эштә булдык. Балаларны түгәрәккә йөртергә минем әти, балаларның бабасы, булышты. Ул безгә кайчакта «Мин водитель булып эшлим», – дип, шаярта иде. Беренче тапкыр бу сүзне ишеткәч, аптырап киттек. Отставкадагы подполковник лаеклы ялга чыккач, ничек водитель булып эшли инде? «Мин – түгәрәкләргә йөртүче», – дип аңлатты ул.

Әти шәһәрнең икенче башыннан Татар базары бистәсенә килеп, башта Алсуны 6нчы гимназиядән ала иде. Өйгә алып кайтып ашата. Аннан сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгәнен көтеп утыра. Аны өйгә алып кайтып куйгач кына, шәһәрнең икенче башына кайтып китә иде. Күпме хезмәт бит ул!» Өлкән кешене арыта торган шөгыль, тик әти оныкларының сәләтен үстерүгә бик нык ярдәм итте.

Шуңа күрә дә Алсуның уңышына иң сөенгән кеше – ул. Алсуның ирешкән уңышларына бирелгән һәр грамотаны күкрәгенә кыса, үбеп ала. Алсу аңа диплом проектын да алып кайтты. Алсу үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә «Сириус» белем бирү үзәгенә эләкте. «Мине «Сириус»ка чакыралар», – дип, безне факт алдында да гына куйды. Без башта аның конкурсларда катнашуына әллә ни әһәмият бирмәдек.

Аннан «Сириус» Россия президентының сәләтле балаларны үстерү үзәге булуын белгәч, бик сөендек. Әлеге үзәк оештырган чараларга барган балаларның юллары, ашатулары, тору урыннары – барысы да дәүләт хисабыннан түләнә. Балаларыбыз безнең балачакта ирешә алмаган хыялларыбызны да тормышка ашыралар. Безнең әнинең балачакта бик нык рәсем ясау белән шөгыльләнәсе килгән. Тик аңа әтисе рөхсәт итмәгән. Уртанчы кызыбыз «Артек» ял лагерена барып, бабасының тормышка ашмаган хыялын ашырды. «Безнең килеп чыкмады, оныкларыбыз булдырды», – дип, әби-бабайлары да бик сөенә.

Менә шулай уртак тырышлык белән без балаларыбызны, алар безне бәхетле итәләр. Кызыбызның югары уку йортын кызыл дип­ломга тәмамлавы, аның бүгенге көндә яраткан эше булуы безнең өчен бик зур бәхет», – диде Лилия Кәрим кызы.

Тормышта яшәүнең дә төп мәгънә­­­се – үзеңнән соң матур эз калдыру, акыллы, җәм­гыятькә файдалы балалар үстерү, иреш­кәннәренә куану. Алсу үзенең тырышлыгы белән әти-әнисен, әби-бабасын куандырган. Максатына ирешеп, киләчәк тормышын җайлаган. Алсу өчен мин дә бик сөенеп кайттым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100