news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» газетасы Киндерленең иң актив хатын-кызы белән таныштыра

«Яңарыш» газетасы Киндерленең иң актив хатын-кызы белән таныштыра
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Диләфрүз Фәхретдинованың «Киндерленең иң актив хатын-кызы» дигән язмасы чыкты.

Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Класс очрашуы» узды. Анда 20 кеше катнашты, Киндерленең активисты Рузалия Самарханова кунак булды.

Һәр авылда актив, битараф булмаган, җәмәгать эшен яратып башкаручы хатын-кызлар яши. Рузалия Гыйламетдин кызы тырыш хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше, яхшы әни. Ул территорияләрне төзекләндерү буенча барлык экологик өмәләрдә, культмасса чараларда актив катнашучы һәм оештыручы. Киндерле үзешчән фольклор ансамбле составында катнаша.

Кунак көннәре ничек үтүен, авыл халкы белән эшләүдә нәрсә иң авыры, әмма иң кызыгы турында балалар белән бүлеште. Иҗади шөгыле турында сөйләде, пионер булган балачагын искә алды, укучыларның сорауларына җаваплар кайтарды. Очрашу тәмамланды, ләкин сабыйлар сораулар бирүләрен дәвам иттеләр, аларга кызыклы икәнлеге күренде.

Очрашу барышында мәктәп директоры Мөнирә Калиева Түбән Тәүде районы Думасы рәисе Виктор Мышкинның йөкләмәсе буенча Рузалия Гыйламетдин кызына Новотроицк авыл хакимиятенең иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Төмән өлкәсе Думасы депутаты Александр Анохинның Рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100