news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңарыш» газетасы: Елдан-ел татар телендә сөйләшүче укучылар кимеп бара

«Яңарыш» газетасы: Елдан-ел татар телендә сөйләшүче укучылар кимеп бара
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Кемнәр барачагы ачыкланды» дигән язмасы чыкты. Анда Казанда узачак татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага Удмуртиядән кемнәр барачагы турында сүз бара.

«20-23 февральдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак. Быел әлеге чарада Удмуртия данын кемнәр яклаячак? 23 декабрьдә респуб­лика күләмендә узган олимпиадада Казанга барачак укучыларның исемлеге ачыкланды.

Олимпиада Ижевск шәһә­ренең 6нчы гимназиясендә узды. Анда татар телен фән буларак үзләштерүче 32 укучы белемнәрен сынадылар. Алар – Юкамен районының Починки, Засеково, Балезино районының Кистем, Паюра, Ижевск шәһәренең 6нчы гимназия һәм 97нче мәктәпнең 8-11нче сыйныф укучылары. Бүгенге көндә укытучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан укучыларны олимпиадага әзерләү җиңелдән түгел, чөнки елдан-ел татар телендә сөйләшүче укучылар кимеп бара. Китап укымау нәтиҗәсендә тел байлыклары ярлылана. Шуңа күрә дә укучыларга олимпиадада иҗади эшләр, аеруча инша язу авырлык белән бирелә. Яңа уку программасына күчү дә бу проблеманы тирәнәйткән генә.

«Татар теленнән яңа дәреслекләребез бар, ә әдәбият дәреслеге барлык сыйныфлар өчен дә электрон вариантта гына. Дәрестә без «Мәгариф» сайтына кереп, электрон дәреслек белән эшлибез. Тик укучыларның өйгә кайткач, компьютерларында электрон дәреслекне ачып, укып утыруларына шикләнәм. Өстәвенә, яңа әдәбият дәреслегенә кергән әсәрләрнең күләмнәре бик зур. Рус телле балалар аларны укырга әзер түгел. Атнага бирелгән бер сәгать әдәбият дәресендә без күләмле әсәрне укып җитешә алмыйбыз. Шуңа күрә әсәрнең эчтәлеген укучыларга үзем сөйлим. Соңыннан фикер алышабыз, геройларга сыйфатлама бирәбез, нәтиҗә ясыйбыз. Электрон дәреслекләрнең өстенлеге бары шунда, кайбер ши­гырьләргә аудиоязмалар беркетелгән. Ар­тистларның матур итеп шигырь укыганнарын тыңлаганда балалар әдәби телне, дөрес сөйләмне ишетәләр», – диде 6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Искәндәр кызы.

Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Муса кызы да күләмле әсәрләрнең эчтәлеген үзе сөйли икән. «Әдәбият буенча олимпиадада әсәрнең төгәл исемен, авторын, жанрын белү мөһим. Әлеге биремдә кечкенә генә хата җибәрсәң дә, балл куелмый. Биремнәрне төгәл эшләргә өйрәтәм. Уку­чыларга безнең як диалектыннан күчеп, җавапларны әдәби телдә дә язарга кирәк. Укучыларның дәресләре күп, күбесе түгәрәкләргә йөри. Шуңа күрә олимпиадага әзерләнү өчен аларны иртән, дәресләр башланганчы чакырам. Укучыларның бик теләп йөрүләре сөендерә», – диде Алсу Муса кызы.

Аның укучыларын шулай тырышып олимпиадага әзерләве бушка китмәгән. Олимпиада нәтиҗәләренә күз салганда, кистемлеләрнең булдырганлыклары күренеп тора. Быел Кистем мәктәбеннән 7 укучы олимпиадада катнашты. Беренче урынны дүрт укучы яулады. 9нчы сыйныф укучысы Әмирә Касимованың ике фәннән: татар теленнән дә, әдәбиятыннан да беренче урынны алуын исәпкә алганда, 5 җиңүче дип исәпләргә була. Моннан тыш, Кистем мәктәбенең ике укучысы – призер.

Шушы урында Кистем мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Хәмидә Касимова турында да җылы сүз әйтәсе килә. Ул рес­публика күләмендә олимпиадада дүртенче елын катнаша һәм дүрт ел рәттән беренчелекне бирми. Ә үткән елны Казан шәһәрендә узган Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңү яулады. Быел җиңүчеләр исемлегендә энесе Наил дә бар. Ә 6нчы гимназиядән 11 укучы катнашты. 10нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Нәбиева татар теленнән дә, әдәбияттан да беренче урынга лаек булды. Югыйсә, ул моңа кадәр рус телле балалар төркемендә татар телен үзләштергән. Әле быел гына татар төркеменә күчкән. Гүзәлиянең «Асылъяр» үрнәк җыр-бию ансамблендә шөгыльләнүе дә татар телен өйрәнергә этәргәндер. Моннан тыш, гимназиянең 4 укучысы призер исемлегендә.

Ә 97нче мәктәптән 10 укучы катнашты, шуларның 2се беренче урынны яулады. Засеково мәктәбеннән – 1, Починкидан – 2, Паюрадан 1 укучы катнашты. Һәр мәктәптән бер укучы мактаулы урынга ия. Кызганычка, олимпиадада катнашкан барлык укучыларның да эшләре куанырлык булмаган. 8нче сыйныф укучылары арасында бер балл да җыймаучылар булуы уйланырга мәҗбүр итә. Монда сорау да туа: «Әзерлеге җитәрлек булмаган балаларны нигә олимпиадага алып килергә иде?»

«Гадәттә, татар теленнән олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар 9нчы сыйныфтан соң һөнәри уку йортларына китәләр. Мәсәлән, үткән уку елында Халыкара олимпиадада җиңү яулаган Иллария Садыйкова 9нчы сыйныфтан соң укырга Казан шәһәренә китте. Кызганычка, аларга алмашка килүче көчле укучылар күренми. Чөнки балалар татар телен белми диярлек. Ә бер дәрестә генә телне олимпиадада катнашырлык итеп өйрәтеп булмый. Безне бу проблема бик борчый», – диде 6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Гөлнирә Фәнис кызы.

97нче мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Шакирова, киресенчә, кеч­кенәләр арасында өметле балаларның үсеп килүләре турында әйтте. «6нчы сыйныфта Зәйнәп Әхтәмова, Самира Сөләймәнова, 5нче сыйныфта Диләрә Латыйпова барлык конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Гаиләдә дә татар телендә аралашкач, туган телне дә бик яхшы беләләр», – диде.

Бу сүзләрне ишеткәч, алга таба Удмуртия данын яклардай йолдызчыклар булыр әле, дигән өмет туды. Республика күләмендә җиңүчеләрнең төбәкара олимпиадада лаеклы чыгыш ясауларын телибез».

news_right_1
news_right_2
news_bot