news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова: Туган телебезнең урыны түрдә булсын!

«Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова: Туган телебезнең урыны түрдә булсын!
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында баш мөхәррир Рәмзия Габбасованың «Туган телебезнең урыны түрдә булсын!» дигән язмасы чыкты.

Бүгенге көндә галимнәр дөньяда җиде меңгә якын тел бар дип әйтәләр. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Ә чынбарлыкта шулаймы соң? Һәм­мәбез дә шушы хисләрне кичерәбезме?

Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә, татар сый­ныфларының елдан-ел кимүенә, ачылган сыйныфларда укучыларның да саннары әз булуына карасак, бу сорауга уңай җавап биреп булмый. Шуңа күрә дә балаларына татар телен, мәдәниятебезне өйрәткән гаиләләрне күрсәк, шатлыктан күзләр яшьләнә.

Айгөл һәм Радик Садыйковлар – шундый гаиләләрнең берсе. Кызлары Иллария Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гим­назиядә белем ала. Ул быел республика күләмендә узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында беренче урынга ия булды. «Асылъяр» татар музыкасы, җыр һәм бию үр­нәк ансамбле солисткасы буларак, Иллария Садыйкова шушы көннәрдә Сарманда узган «Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесендә икенче урынны яулады һәм «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында барган «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып, Удмуртия татарларын лаеклы итеп күрсәтте. Аның энекәше Нурислам да узган ел «Татар кызчыгы. Татар малае» республикакүләм бәйгесендә бик яхшы чыгыш ясаган иде.

Шулай ук әлеге «Илһам чишмәсе» бәйгесендә катнашкан «Асылъяр»ның нәни йолдызчыгы Румия Миңнемөхәммәтова да икенче урынга лаек булды. Кызларның җырларын гармунда уйнап, музыкаль би­зәүче дә – «Асылъяр» егете, хәзерге вакытта Ижауның музыка көллиятенең 1нче курсында укучы Никита Медведев. 250 катнашучы арасында җиңү яулаучылар белән ничек горурланмыйсың!

Әлбәттә, бу уңышларның нигезен «Асылъяр» ансамблендә (җитәкчесе Лариса Алек кызы Гайнетдинова) алынган осталык һәм әти-әниләрнең, әби-бабай­ларның тырышлыгы тәшкил итә. Балаларына милли тәрбия бирү өчен вакытларын, акчаларын кызганмаган барлык гаиләләргә, «Асылъяр» ансамбленең укытучыларына зур рәхмәт.

Хөрмәтле газета укучылар, сезне Халыкара туган тел көне белән котлап, бары бер нәрсә телисе килә: һәр гаиләдә туган телебезгә урын түрдән булсын иде!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100