Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле мәктәпләренә өйрәнү-җитештерү станоклары тапшырды
«Яңарыш» республика фонды «Адымнар» күптелле белем бирү комплексларына өйрәнү-җитештерү станоклары бүләк итте. «Адымнар» мәктәбенең Казан, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Актаныш һәм Түбән Кама филиаллары директорларына сертификатларны РТ Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
«Адымнар» мәктәбен тагын да ныклап аякка бастырырга, дип уйладык. Бөтен мәктәпләр арасында алда баручы, юл күрсәтүче мәктәп. Бик шатландым, без укыганда булса бу хәлләр, дип уйладым. Андый комплектларны алу, мәктәпләргә бирү – башка сыя торган түгел иде. Балаларны карап, шатланып йөрдем. Ул станок, бармагыңны тыксаң да, туктый икән. Бу өлкәдә без киләчәктә дә кирәкле, үтемле адымнар ясарга тиешбез. «Адымнар» мәктәбе үзеннән үзе шулай аерылып торырга тиеш», – диде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе үзе белән бәйле тарихны да искә алды. «Кораллар белән эшләү, файдалану – үзе бер дәрәҗә», –диде ул.
«Әткәй мәрхүм үлгәннән соң, сорыйлар: «Минтимер, сиңа нәрсәсе кирәк? Берәр киемеме?» – диләр. Истәлеккә инде. Ә мин: «Туганнар, әткәй мәрхүмнең бик үткен балтасы бар иде. Шул балтаны әткәй төсе итеп алырга миңа ризалык бирсәгез, мин бик шат булыр идем», – дидем. Шулай итеп минем бик үткен балтам бар. Тормыш өчен һәр нәрсәнең кадере бар», – диде Минтимер Шәймиев.
«Адымнар» мәктәпләренә барлыгы 7 комплектта 140 станок тапшырылган. Җиһазлар Төркиядә эшләнелгән. Станокларда агач һәм металл әйберләр җитештереп була. «Адымнар-Казан» филиалында балалар хезмәт дәресләрендә станокларны инде куллана да башлаган. «Адымнар-Казан» полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов Минтимер Шәймиевка рәхмәтен белдерде.
«Бүген Минтимер Шәрипович Кыш бабай ролендә бик тә гаҗәеп кызыклы технология станокларын бүләк итте. Андый җиһазларга Казанда бары берничә мәктәп кенә ия. Әлеге бүләк киләсе Фәнни-технологик үсеш елында игълан ителгән кыйммәтләребезгә ирешер өчен ярдәм булачак. Минтимер Шәрипович, сез безнең яраткан бабаебыз, Кыш бабаебыз булдыгыз бүген. Бөтен мәктәп директорлары исеменнән мең рәхмәт», – диде Айдар Шәмсетдинов.
Чарада район һәм шәһәр башлыклары да катнашты. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Чаллы шәһәрендә дә «Адымнар» мәктәбенең уңышлы эшләвен әйтте.
«Чаллы шәһәрендә мәктәп уңышлы эшли. Ул – ярты миллион кеше яшәүче автошәһәрдә иң яхшы мәктәп. Минтимер Шәрипович һәм Мәгарифне үстерү фонды тарафыннан эшләнә торган эш – ул аерым хезмәт. Чаллылылар исеменнән «Адымнар» мәктәбе өчен зур рәхмәт. Матур итеп эшлибез, матур итеп укытабыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт», – диде Наил Мәһдиев.
Тантаналы чарада «Адымнар-Казан» филиалы укучылары Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган концерт программасы да күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз