news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңарыш»: Бриллиант Абдрахманова – Удмуртия татарларының энҗесе

«Яңарыш»: Бриллиант Абдрахманова – Удмуртия татарларының энҗесе
Фото: yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Удмуртия татарларының энҗесе» дигән язмасы чыкты. Анда милли җанлы Бриллиант Абдрахманова турында сүз бара.

«Бриллиант Абдрахмановага әти-әнисе исем кушканда: «Кызыбыз асылташ кебек балкысын», – дип теләгәннәрдер, күрәсең. Әйе, аларның теләкләре кабул булган. Ул – Удмуртия татарларының энҗесе.

2007 елда Бриллиант Рафыйк кызы Ижевск шәһәрендәге ничә еллар җимерек хәлдә яткан 107 нче балалар бакчасын сафка бастырып, милли сулыш өрде. 2025 елга кадәр әлеге бакчаның мөдире булып эшләде. Шул дәвердә бакча республикабызның горурлыгына әверелде. Бакчага кем генә килмәсен, сокланып киттеләр. Ә иң мөһиме, яшь әти-әниләр әлеге бакчага сабыйларын сөенеп бирәләр.

Бриллиант Рафыйк кызы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе дә. Бриллиант ханым Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Мактаулы остаз» бил­гесенә, «Татар милләтенә күрсәткән олы хез­мәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы халыкара Берлеге медаленә ия булды, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Россия Федера­циясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре.

Ул милли басмабыз «Яңарыш» газетасында еш кына язмаларның герое булды, язмалар аның куйган хезмәтләре турында иде. Бу юлы милләттәшебезнең юбилее уңаеннан, аның гомер йомгагын сүттек.

Биюче булырга хыялландым

«Мин Салагыш авылында туганмын. Кечкенәдән үк бик чая булганмын. Дүрт яшемә кадәр күкрәк сөте имгәнмен. Балалар бакчасында, әниемне сагынып елый башласам, тәрбиячеләр өйгә кайтарып җибәрә торган булганнар. Конкурсларда да бик иртә катнаша башлаганмын. Дүрт яшемдә район күләмендә балалар бакчалары арасында узган конкурста биеп, беренче урынны алганмын. Мәдәниятне яратуым әнкәйдән килә. Ул да җырларга, биергә, театрларда уйнарга яраткан.

Миңа биш яшь булганда, әни Кырындыда яшәүче өч балалы иргә кияүгә чыкты. Ул чагында ирсез хатынның дәрәҗәсе булмаган, шул исемне күтәрмәс өчен чыккандыр, дип уйлыйм. Үги әтинең ике баласы буй җиткән, ә кечкенәсе беренче сыйныфка укырга кергән иде. Үги әтиебез холыксыз, эчәргә ярата торган кеше булды. Әнине хәтта: «Аның белән җиде көн дә яши алмаячаксың», – дип кисәтеп тә куйганнар. Чынлап та, әнкәйнең яңадан Салагышка кайтып китәргә җыенган чак­лары күп була. Бервакыт иң кечкенә улы: «Әни, китмә. Әйдә әтинең үзен куып чыгарабыз», – дип, итәгеннән тартып елагач, туктап калган.

Ә үги әти үзе укымышлы, кулыннан эш тә килә иде. Завхоз да, хезмәт укытучысы булып та эшләде. Бүгенге көндә без үги абый-апалар белән бертуганнардай дус яшибез. Бергә сөенәбез, кайгыларны бергә уртаклашабыз. Кайчакта бертуганнар да, әти-әниләре үлсә, өй бүлешә башлыйлар. Ә без төп йортны бүлешмәдек. Анда абый яши. Рәхәтләнеп абый янына кунакка кайтабыз. Аның ишеге безгә һәрвакыт ачык.

Әни Кырынды авылында җырлап-биеп йөрмәде, әмма ул миңа һәрвакыт сюжетлы биюләр өйрәтте. Мин шуларны сәхнәдә бии идем. Бүгенгедәй хәтеремдә: безгә бәби итәкле татар күлмәкләре тектерделәр. Ак җирлеккә кара борчак­лар төшкән күлмәкне бигрәк яраттым. Кичкетаңда әнкәйнең сеңлесе яши иде. Җәй көне аларга кунакка бара идек. Мин гел шул күлмәкне үзем белән алып бардым. Күлмәкне киеп, күрше балаларына концерт куям, аларны да биергә өйрәтәм. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, «Алабуга шәһәренең агарту көллиятенә барам, артист булам», – дип хыялланган идем. Тик әни: «Артистлар җилбәзәк була», – дип, рөхсәт бирмәде. Шуңа Арча педагогия көллиятенә укырга киттем. Тик мин рус төркеменә укырга кердем, чөнки рус төркемендә укучылар башлангыч сыйныф укытучыларыннан тыш, өлкән пионервожатый да булып чыгалар иде. Ә минем пионервожатый булып, балаларны җырларга, биергә өйрәтәсем, чаралар оештырасым килде.

Икенче курсны тәмамлаганда, минем баян укытучым, хәзерге «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев: «Әйдә, Бриллиант, мин сине Казан педагогия институтының музыка факультетына әзерлимен», – диде. Чөнки мин Арчага укырга килгәндә үк баянда ноталар буенча уйный белә идем. Авылда яшәгәндә, Радик абый клубта оештырган түгәрәккә йөрдем. Шуңа миңа баян дәресе бик җиңел бирелде. Дәресләр бетүгә, яшел баянда уйнарга йөгерә идем. Дүртенче курста укыганда, хорга йөрдем. «Хор җитәкчесе» дигән таныклык та алдым. Нигәдер бию түгәрәгенә йөрмәдем. Тик минем Казанга укырга барасым килмәде, чөнки мин әнине бик сагындым. Әни Арчага килгәндә дә, аны поезд артыннан елый-елый йөгереп озаткан чакларым күп булды.

Арча педагогия көллиятен «5»ле бил­геләренә генә тәмамлап, Кырындыга эшкә кайттым. Аннан Тобага укытучы, директор итеп билгеләделәр. Анда бары сигез укучы иде. Алар белән Тоба авылы клубында концертлар куйдык. Тормышка чыккач, шәһәргә яшәргә киттем.

«Татар» сүзен ишеткәнгә ризалаштым

Декрет ялыннан соң хезмәт юлымны Ижевск шәһәренең 262 нче балалар бакчасыннан башладым. Бакчада үткән бәйрәмнәрдә чыгыш ясаган тәрбиячеләргә кызыгып карый идем. Озак та үтмәде мине дә чыгыш ясарга чакыра башладылар, хәтта шаярып: «Атказанган артист», – дип йөртә иделәр. Актив булуымны күреп, шәһәр күләмендә узган «Ел тәрбиячесе» конкурсында катнашырга куштылар. Мин бу конкурста халык мәхәббәтен яуладым. Анда мин чәкчәк тотып, татарча биедем. Конкурста үзем белән таныштырганда, Ижевск шәһәрендә татар балалар бакчасы ачасы килүемне әйттем. Конкурста Мәгариф министрлыгыннан Әлфия Равил кызы да килгән иде. Ул 262 нче бакчада татар түгәрәге ачарга тәкъдим ясады. Сигез ел бакчада татар теле түгәрәген җитәкләдем. Бакча мөдире эштән киткәч, мин дә аның артыннан киттем, чөнки аңа ияләшкән идем.

Татар Базары бистәсендәге 247 нче балалар бакчасы төзекләндерелгәннән соң, татар бакчасы итеп ачылачак, дигән хәбәрне ишеткәч, яшәү урынымнан бик ерак булса да, шул бакчага эш эзләп киттем. «Әле кадрлар җыймыйбыз. Бакча ачылганда, хәбәр бирербез», – дип, мине кире бордылар. Йөрәк түзми, тагын эш эзләп шул бакчага бардым. «Сез бигрәк үҗәт, әйдәгез, бакча ачылганчы методист булып, мәктәпкәчә балалар белән эшләүче бүлектә эшләгез», – диделәр. Соңыннан миңа анда калырга тәкъдим иттеләр, тик мин ризалашмадым.

247 нче балалар бакчасы ачылды, тик җитәкче үзе милли тәрбия белән кызыксынмагач, эшләп китә алмадык. Югыйсә, эшләргә теләк белдергән татар тәрбиячеләре байтак кына җыелган идек. Безне 116 нчы балалар бакчасы мөдире биш куллап эшкә алды. Мин яңадан җиң сызганып, эшкә керештем. Киләчәктә педагог булып эшләү өчен миңа югары белем алырга куштылар. Глазов педагогия институтына укырга кердем. Диплом яклаганда, комиссия рәисе Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Тамара Андреева иде. Ул вакытта компьютер, интернет юк. Барысын да кулдан яздым. Диплом яклаганда, үзем башкарган барлык милли эшләр турында сөйләдем.

Сентябрьдә мине идарәгә чакырдылар. «Тамара Андрееваның тәкъдиме белән сезне 107 нче балалар бакчасына мөдир итеп билгелибез. Аны татар бакчасы итеп ачабыз. Бакча 17 октябрьгә ачыла», – диде Ирина Шадрина. «Татар» сүзен ишеткәч, ризалаштым. Курыкканымны да яшермәдем. «Курыккан кеше җаваплы була», – диде ул. 107 нче бакчага барган идем, егылып китә яздым. Бакчаның идәне дә, ишеге дә юк. Яңадан идарәгә барып, «Мин анда эшләмим», – дип, баш тартырга кыенсындым. Җитәкчеләрнең ышанычларын аяк астына салып таптый алмадым. Кыен булса да, мин бу киртәне үтәргә үземдә көч таптым. Идарә белгече Тамара Николаевна бакчага тикшерү белән килгән саен киңәшләрен биреп, мине канатландырып торды.

Ул вакыттагы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов ярдәм сорау өчен татар эшмәкәрләренең исемлеген бирде. Аларның һәрберсенә шалтыратып: «Мин – татар, сез – татар. Ижевск шәһәрендә татар балалар бакчасын ачабыз. Сез безгә нәрсә белән ярдәм итә аласыз?» – дидем. Шуннан соң эшмәкәрләр музыка залына келәм, 16 мең сумлык йомшак уенчыклар, Вәлитовлар гаиләсе 10 мең сум акча бирде.

Безгә идарәдән балалар бакчасында тәрбия эшен тулысы белән милли юнәлештә алып барырга рөхсәт бирделәр. Аннан бакчабызда семинарлар, бәй­рәмнәр, фестивальләр уздыра башладык. Безгә эш тәҗрибәсен өйрәнергә 40тан артык удмурт тәрбиячесе килде. Бакчага килеп кергәч, барысы да: «Бакчагыз матур, чиста, рәхәт биредә», – дип соклана иделәр.

Мин таләпчән, тәртипне, пөхтәлекне яратам. Булсын, дип эшләдем. Калганнардан да шуны таләп иттем. Шуңа күрә нәтиҗәбез дә булды. Әлеге бакчада 17 ел җитәкчелек иттем. Миңа аның һәрбер почмагы якын, чөнки күңел җылымны биреп эшләдем. Мин холкым белән ачык кеше, әмма туры сүзле. Ак икән – ак, кара икән – кара, дип әйтәм, алдаша белмим. Уку йортларында да безне шулай өйрәттеләр».

news_right_1
news_right_2
news_bot