Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңарыш»: 35 ел дәверендә «Сандугач» халык җыры ансамбле мәдәни мирасны үстерә һәм саклый
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Җырла, «Сандугач», туктама!» дигән язмасы чыкты.
«Ялутор шәһәренең «Артвояж» мәдәният сараенда татар мәдәниятен үстерүдә армый-талмый 35 ел хезмәт итүче, «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале лауреаты «Сандугач» халык җыр ансамбленең «Җырла, «Сандугач» дип аталган юбилейлы концерт кичәсе узды.
Бәйрәмнәре белән котларга өлкә, шәһәр, район хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, дуслары, туганнары, җыр-моң сөюче тамашачылары килгәннәр иде. Кунаклар өчен фойеда татар халкыбызның тормышын, мәдәниятен чагылдырган күргәзмә әзерләнгән. Шунда алар рәхәтләнеп Ялутор шәһәренең оста хуҗабикәләренең иҗади кул эшләре, милли ризыклар, музей экспонатлары, Г.Тукайның «Шүрәле» поэма-әкияте буенча төзелгән күренеш һәм җиһазлары белән танышып, фотога төштеләр. Аннары «Шүрәле» интерактив әкиятен тамаша кылдылар.
Кунаклар концерт залына кереп утыргач, чарага фатиха биреп, шәһәр мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов Коръән укып, теләкләр теләде. Аннары Ялутор сандугачларын юбилейлары белән котлап шәһәр хакимият башлыгы урынбасары Ольга Губачева шәһәр башлыгы Вячеслав Смеликның Тәбрикләү хатын укып, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Шулай ук тәбрикләү сүзләре белән шәһәр Думасы урынбасары Сәлих Рамазанов, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин, «Артвояж» шәһәр мәдәният сарае җитәкчесе Елена Симонова һәм районның төрле авылларыннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Алар «Сандугач» ансамбленең шәһәрдә мәдәни учакны сүндермичә, татар рухын күтәрү, телне саклап калуда башкарган олы хезмәтләренә, гомумән, татар дөньясына керткән зур өлешләренә чын-чынлап сокланып, югары бәя бирделәр, ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Зөһрә Кожевниковага, җырчыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Бәйрәм концертын алып баручы мәдәният үзәге режиссеры Олеся Фирсова тамашачыларны ансамбльнең тарихы, уңыш-казанышлары белән таныштырып барды.
1990 елның декабрендә Ялутор шәһәр мәдәният йорты каршында «Умырзая» фольклор төркеме оештырыла. Алар татар авыллары сәхнәләрендә чыгыш ясап, татар җырлары, фольклор башкарып, шаян интермедияләр дә куялар. 1993 елның 18 октябрендә Ялуторда милли мәдәниятләр үзәге оештырылгач, «Умырзая» фольклор төркеме, татар бүлеген оештырып, Дуслык йортына күчә. Һәм алга таба ансамбльнең исеме «Сандугач» татар җыры ансамбле итеп үзгәртелә. Шуннан бирле өлкәдәге бер чара да «Сандугач»лардан башка уздырылмый. Сабантуйлар, «Дуслык күпере», «Түгәрәк уен», «Искер җыен», «Халык сәнгате» өлкә һәм регионара бәйге-фестивальләрдә җирле себер татарларының җырлары, мөнәҗәтләре, бәетләре, авторлык һәм татар композиторлары җырлары, фольклор композицияләре белән уңышлы чыгыш ясап, югары урыннарга, дәрәҗәле исемнәргә һәм дә олы хөрмәткә лаек булалар.
35 еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә шатлык һәм күңелсезлекләр, авыр югалтулар да була. 2002 елдан «Сандугач» ансамбле репертуарын киңәйтә, яңа катнашучылар белән тулылана һәм иҗат эшчәнлеге көчәя башлый. 2005 елда ансамбльгә «халык» исеме бирелә. Чирек гасыр буена алмашсыз аккомпаниатор булып талантлы, үз эшен яхшы белүче Надежда Мальцева хезмәт итә. Аны Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәре, «оркестр-кеше» исемен йөртүче Әбүзәр Миңнебаев алыштыра. Бераздан ансамбльгә оста җырчы Фәүдәт Гарипов һәм Булат Шангирәев килеп кушылалар. Бүгенге көндә ансамбльдә 21 кеше җырлый.
«Сандугач» җырчылары үзләренең җитәкчеләре белән шәһәрдә узган һәр чарада катнашып, үзләре дә Коръән ашлары, җирле халыкның йолалары, бәйрәмнәрен, укучылар белән очрашулар уздыралар, махсус хәрби операция зонасындагыларга гуманитар ярдәм күрсәтү эшендә, төрле акцияләрдә актив катнашалар. 35 ел дәверендә «Сандугач» халык җыры ансамбле иҗади осталыгын, сәхнә мәдәниятен камилләштерә, себер татарларының мәдәни мирасын үстерә һәм саклый, җырларны үрнәк итеп башкаруга ирешә.
Бәйрәм кичәсендә чыгышлар ансамбль башкаруындагы матур җырлар, уеннар, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Чара барышында ансамбльдә элек җырлаган җырчыларны сәламләп, аларга ансамбль исеменнән бүләкләр тапшырдылар, вафат булганнарны искә алдылар.
Бәйрәм кичәсен йомгаклап Зөһрә Кожевникова килгән кунакларга, бәйрәм чарасын уздыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен белдерде һәм һәркемне 7 килограммлык себер татар халкының милли ризыгы булган кош телен дегустацияләп, рәхәтләнеп чәй эчәргә чакырды. Концерт программасы «Себер гимны» җыры белән тәмамланды».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз