news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңартылган «Казан басмасын» һәм аның компьютер шрифтын бүгеннән бушлай йөкләп алып була

Яңартылган «Казан басмасын» һәм аның компьютер шрифтын бүгеннән бушлай йөкләп алып була
http://dumrt.ru/

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңартылган «Казан басма»сының электрон нөсхәсен һәм компьютер шрифтын өммәтнең гомумкулланышына тапшырды.

Аларны бүгеннән башлап түләүсез рәвештә Нәзарәт сайтында уң як өлештәге махсус банерга басып йөкләп алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Яңартылган «Казан басма» – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан мөфтиятенең иң төп проектларының берсе, ул Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләре торгызылуын ачык дәлилли.

«Казан басма» – 1803 елда «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры китереп Казанда басылган, бар мөселман дөньясында дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Европада һәм Петербургта басылып чыккан була.

Әмма, «Казан басма»дан аермалы буларак, алар, Коръәннең асыл текстыннан тайпылышлар булу аркасында, фәнни кыйммәткә ия булмый. Башка ислам илләрендә Коръән бары 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. «Казан басма» үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала.

Безнең чорда ул төрле елларда күп тапкырлар репринт сыйфатында басыла. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 елында Нәзарәт белгечләре «Казан басма»сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясады, аннары Коръән текстын «Казан басма» компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйды һәм, революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләде.

Шулай итеп, яңартылган «Казан басмасы» инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калды һәм югары сыйфатлы итеп бастырылды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100