news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңартылган ЦУМда «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы финалы узды

Яңартылган ЦУМда «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы финалы узды
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Казанда яңартылган ЦУМ бинасында «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының бишенче сезоны финалы узды.
Ярышның II һәм III дәрәҗә призерлары итеп Ульяновск шәһәреннән Рәшит Айбетов һәм Саба районыннан Айгөл Хәертдинова танылды. Бишенче сезонның җиңүчесе – Әмирхан Исхаков. Җиңүчеләр өчесе дә КФУның «Төрки халыклар тарихы» профиленә өстенлекле тәртиптә укырга керү мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта ИР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Финалның жюри составында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов булган.

«Сез узган бу юл бик мөһим. Безгә акча эшләү максаты белән түгел, ә тикшеренү эшенә мәхәббәт белән эшләүче галимнәр кирәк. Бу – уңыш нигезе. Безнең тарих һәрвакыт көчле фәнгә нигезләнгән. Сездән фәнгә карата кызыксынуыгызны югалмавыгызны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте финалистларга Ирада Әюпова.
>

news_right_1
news_right_2
news_bot