Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңалыклар карамаска, шигырь ятларга: картлыкны чигерү буенча табибтан 7 киңәш
Гериатр олы яшьтәгеләргә биологик яшьне озайту серләрен сөйләде.
4–10 майда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы белән Сәламәт озын гомерлелек атналыгы узды. Кеше озаграк яшәр өчен һәм тормыш сыйфатын яхшыртыр өчен нәрсә эшли ала, шулай ук гомерне озайтачак яңа табиблар турында «Татар-информ» язды.
«Организмны сакласаң да, ул кайчак туза»
«Картлык – ул организмның акрынлап тузуыннан гыйбарәт табигый физиологик процесс. Бу вакытта ул йөкләмәләрне авыррак кичерә башлый һәм төрле йогынтыларга бирешүчән була. Әмма без өлкән яшьтәге пациентларга сүнеп баручы кешеләр итеп карамыйбыз. Бу – аларның тормышында үз бурычлары, мәгънәләре һәм ачышлары булган яңа үзенчәлекле этап», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның 2 нче номерлы клиник хастаханәсе табиб-гериатры Регина Галиева.
Фото: Казанның 2 нче клиник хастаханәсе матбугат хезмәте
Хәзерге гериатрия күзлегеннән караганда, картлык 75 яшьтән соң башлана. Әмма аны тизләтүче факторлар бар:
- эчке факторлар – генетика һәм хроник авырулар;
- тышкы факторлар – яшәү рәвеше, экология һәм социаль-икътисади вазгыять.
«Ир-атлар һәм хатын-кызларның картаюы күп ягы белән аерылып тора. Гормональ үзгәрешләргә килгәндә, ир-атларда яшь барган саен тестостерон дәрәҗәсе төшә, ә аннан соң либидо да кими. Сперматогенез бозыла һәм эректиль дисфункция башлана. Хатын-кызларда менопауза җитә, чөнки күкәйлекләр функциясе кимү аркасында күремнәр туктала», – дип аңлатты Регина Галиева.
Ир-атларда йөрәк-кан тамырлары системасы ешрак зарарлана, бу гипертония, инсульт һәм инфаркт куркынычын арттыра. Сәбәбе – йөкләмәләрнең күп булуында һәм аларда зарарлы гадәтләрнең ешрак очравында. Хатын-кызларда еллар үткән саен мускулларның көче һәм массасы тизрәк кими.
Ир-атларның тиресе сыгылмалылыгын һәм шомалыгын озаграк саклый, ә хатын-кызларның тиресе тизрәк йомшара, мимика җыерчыклары пәйда була, бит тукымалары аска төшә.
«Кеше үз сәламәтлеген какшатмаса да, организмның тузуы ихтимал. Кайбер очракларда спорт белән шөгыльләнү остеопороз яки артрит үсешенә китерергә мөмкин. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: элеккеге профессиональ спортчылар, берничә тапкыр җәрәхәт алганга, сөякләр уалучанлыгы белән очраша. Шулай ук аларның буыннарының бөтенлеге бозыла, авыртулар ешрак борчый», – дип сөйләде табиб.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Картлык көнендә дә спорт белән шөгыльләнергә була
Картлык килүне кичектереп буламы? Табиб сүзләренчә, биологик яшьне озайтырга мөмкин. Моның өчен берничә ачкыч бар:
1. Дөрес тукланыгыз
Медиклар аксым, клетчатка һәм антиоксидантлар җитәрлек булган баланслы рацион тәкъдим итә. Менюга җимешләр, яшелчәләр, балык, ак ит кертегез. Яшь барган саен шикәрне артык кулланмаска кирәк, чөнки бу эндокрин системасына тискәре йогынты ясый.
2. Физик активлыкны саклагыз
Даими уртача йөкләмәләр йөрәк, буыннар, мускуллар һәм кан тамырлары сәламәтлеген ныгыта.
«Атнасына 150–300 минуттан артмаган уртача интенсивлыктагы йөкләмәләр киңәш итәм. Бу – җиңелчә чүгәләүләр, куллар белән селтәү, гәүдәне төрле якка бору. Егылудан сакланырга баланс өчен ясала торган күнегүләр – йога һәм бер аякта басып тору ярдәм итәр. Сыгылмалылык һәм мускулларны сузу күнегүләре буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклый, мускуллардагы көчәнешне һәм җәрәхәтләнү куркынычын киметә», – дип киңәш бирде Регина Галиева.
Кеше гомер буе спорттан ерак булса да, картлык көнендә дә моның белән шөгыльләнә ала. Моны акрынлап эшләргә кирәк.
«Һава ванналары алудан башлагыз – көн саен урамга чыгыгыз. Саф һава үпкә һәм кан тамырлары тышчаларын ачачак. Аннары түбәндәге күнегүләрне үзләштерергә була: гәүдәне акрын гына бору, яткан җирдән бер аякны күтәрү, аякларны үзеңә кысу, бер аякта басып тору. Өч атнадан соң җиңел гантельләр алып, алар белән чүгәли башларга мөмкин», – дип аңлатты гериатр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Пенсиядә стресс арта
3. Туйганчы йоклагыз
Өлкән яшьтәге пациентларга тәүлегенә 7-8 сәгатьтән азрак йокламаска киңәш ителә.
4. Стресс белән идарә итегез
Стресс – өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлек проблемаларында төп фактордыр, мөгаен. Картлыкта пенсия җиткән, мәшәкатьләр күпкә азрак кебек тоела, әмма борчулар күбәя генә.
«Мин пациентларымнан ни сәбәпле йокламауларын сорыйм. Аларның күпчелеге балалары, оныклары өчен борчылу хисен кичерә. Яшь вакытта кем турындадыр уйларга вакыт юк, диләр. Ә хәзер, өйдә утырганда, бу уйлар белән үзеңне ашый башлыйсың», – дип сөйләде Регина Галиева.
Табиб билгеләп үткәнчә, бүген куркыныч яңалыклар аркасында гомуми борчу арта, ә картлар моннан аеруча нык интегә.
«Алар куркыныч яңалыкларны карыйлар, укыйлар да борчыла башлыйлар. Моның аркасында сәламәт йокы югала, кан басымы күтәрелә. Телевизорны бөтенләй сүндерү – шикле тәкъдим. Була торган вакыйгаларга аларның йогынты ясый алмавын төшендерергә кирәк. Куркыныч хәбәрләр урынына музыкаль концерт яки күңел ачу тапшыруы карау хәерлерәк», – дип аңлатты медик.
5. Зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз
Тәмәке тарту үпкәне, кан тамырларын һәм тирене какшата, ә спиртлы эчемлекләр бавыр һәм баш мие күзәнәкләрен юкка чыгара.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кроссвордлар деменциядән саклый
6. Хәтерне чыныктырыгыз һәм яңа күнекмәләр үзләштерегез
Акылны ничек сакларга? «Көн саен кроссвордлар, ребуслар, логик мәсьәләләр чишәргә, шулай ук дүрт юллыклар ятларга киңәш итәм. Пациент бик карт булса, ул көн дәвамында өч төрле предметны истә калдырып, кычкырып кабатласын. Бу игътибарны һәм хәтерне саклый», – дип киңәш бирде Регина Галиева.
Цитаталарны һәм катлаулы саннарны истә калдырып, кычкырып әйтергә була. Телефонга хәтерне чыныктыру өчен махсус кушымталар йөкләргә мөмкин. Озын гомерлелекне тәэмин итүдә яңа күнекмәләр үзләштерү дә ярдәм итә: чит телләр өйрәнү, музыка уен коралларында уйнау.
«Кызганыч, Альцгеймер авыруы яки деменция дәваланмый, әмма аларны тоткарлап була. Актив яшәү рәвеше, сәяхәтләр, гадәти тормыштан чыгу когнитив резервны сакларга ярдәм итә. Хәтта генетик яктан билгеләнгән деменция дә интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнүчеләрдә күпкә соңрак җитә», – дип белдерде медик.
7. Күбрәк аралашыгыз
Өйдә дүрт дивар эчендә генә бикләнеп калмыйча, җәмгыять белән аралашу мөһим. Кинога, театрга бару, күршеләр белән сөйләшү яки туганнарга даими шалтыратып тору стрессны һәм ялгызлык хисен басарга ярдәм итәр.
«Күптән түгел 67 яшьлек хатын-кыз килде. Кабинетка күз яшьләре белән керде. Мин аннан нәрсә булганын сорадым. Ул үз кызының, үзенә генә аңлаешлы сәбәпләр аркасында, әнисе белән араны өзүен сөйләде. Кызы оныклары белән аралашу юлларын да япкан. Әби депрессиягә бирелгән. Аңа аралашу җитми иде. Мин аның белән нибары 45 минут сөйләштем. Шул да җитте – ул коридорга йөзендә елмаю белән башка кеше булып чыгып китте», – дип искә ала табиб.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Яшь табибны таң калдырган өлкән пациентлар
Гериатр янына 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр килә. Алар арасында тулысынча сәламәт кешеләр юк диярлек, әмма шул яшьтә булуларына карамастан, яшьтәшләренә генә түгел, балаларына һәм оныкларына да үрнәк булырлык кешеләр дә бар.
«Шушы көннәрдә бер хатын-кыз булды – бик җилбәзәк, җитез. Таяксыз йөри, әле тагын бию белән дә шөгыльләнә. 90 яшендә ул үзен искиткеч хис итә, әмма соңгы елда башы әйләнә башлаган», – дип сөйләде Регина Галиева. Табиб аңа йөкләмәләрне киметергә һәм буыннарда кан әйләнешен яхшырту өчен махсус күнегүләр ясарга киңәш иткән.
«Минем тагын бер даими пациентым бар – 73 яшьлек ир-ат, яшьтән үк спортчы, элекке физкультура укытучысы. Ул һәр көнен турникта тартылудан башлый. Йөгерергә ярыймы, дип сорады. Мин йөгерергә түгел, ә скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә киңәш иттем», – диде табиб.
Моннан тыш, ир-ат көнчыгыш көрәш сәнгате белән кызыксына. Пенсионер кабинетта кунг-фу алымнарын күрсәтә башлагач, табибның гаҗәпләнүенең чиге булмаган.
«Аның сәламәтлегенә кызыгырлык: артык авырлыгы юк, йокысы нык, хроник авырулары, инсульт яки инфаркт та булмаган», – дип билгеләп үтте Регина Галиева.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Олы яшьтәге кешеләр саны артканнан-арта барачак»
Апрель аенда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе киңәйтелгән утырышы булды. Анда 2025 елдагы үсеш нәтиҗәләре һәм бу елга планнар каралды. Төп темаларның берсе – озын гомерлелек медицинасы булды.
«Кеше гомере процессында барлыкка килгән куркыныч факторларны юкка чыгарырга мөмкин. Мәсьәлә тормышның дәвамлылыгында гына түгел, ә сәламәт тормышның дәвамлылыгында. Кеше активлыгын һәм үзен-үзе карау мөмкинлеген сакларга тиеш», – дип җиткерә ТАСС Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләрен.
Михаил Мурашко төгәлләп үткәнчә, озын гомерлелек сораулары кешенең когнитив функциясе торышына да кагыла, чөнки бу – аралашуның төп факторы. Быел әлеге юнәлеш буенча төбәк һәм федераль форумнар үткәрү планлаштырылган.
Моннан тыш, Россиядә яңа вазифа – «сәламәт озын гомерлелек медицинасы буенча табиб» кертелә. Бу карарның мөһимлеген «Татар-информ» хәбәрчесенә РФ Дәүләт Думасының Сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Сергей Леонов аңлатты.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Президент гомер озынлыгын арттыру бурычын куя. Бу юнәлештә төрле карарлар кабул ителә, шул исәптән сәламәт озын гомерлелек кабинеты булдыру», – диде депутат. Леонов сүзләренчә, бүген илнең күп төбәкләре озын гомерлелек программаларын кертә. Бу – өлкәннәрне актив иҗтимагый тормышка тарту, алар өчен спорт яки аралашу урыннары оештыру, шулай ук өстәмә ярдәм (массаж, косметология) күрсәтү.
«Бу структураны үстерергә кирәк, чөнки бүгенге демографик вазгыятьтә өлкәннәр саны артканнан-арта барачак. Инфраструктура камилләштерелергә тиеш. Сәламәтлек саклау системасы бу проблемаларга әзер булырга тиеш. Яңа белгечләр профилактик эшне үз өсләренә алачак», – дип нәтиҗә ясады парламентарий.
«Татар-информ», Роман Баданов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз