news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңалыклар алып баручы булып карарга теләгән кызның хыялын Путин тормышка ашырачак

Россия Президенты Владимир Путин «Теләкләр чыршысы»нда булды. Чарадан видеоязманы журналист Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында күрсәтте.

Президентка өч «нәни россияле»нең теләге эләгә. Мәсәлән, Ксения исемле кыз үзен яңалыклар алып баручы ролендә сынап карарга хыяллануын язган. Икенче кыз Байкал күленә барырга хыяллануын әйтә. Путинга эләккән өченче язуда Костромадан Никита исемле малай Эрмитажны барып күрергә хыяллануын белдерә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең балалары Менделеевскида «Теләкләр чыршысы» акциясендә бүләк алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot