news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңалиф турында спектакль-тикшеренү әзерләнә

Яңалиф турында спектакль-тикшеренү әзерләнә
фото: Рамил Гали/архив

Режиссер Әминә Миндияр D»әrt труппасы белән «Яңалиф» спектакль-тикшеренү чыгара.

«Мин Советлар Союзында беренче язу машинкасы Казанда эшләнгәнлеге турында быел ишеттем. Аны эшләүдә безнең каллиграфлар катнашкан. Шуннан миңа латин алфавиты кертелү чоры кызыклы булып китте һәм мин Алсу Хафиздан текст язуын сорадым», – диде режиссер «Татар-информ» хәбәрчесенә.

100 ел элек яшь совет дәүләтендә төрки халыклар кулланган гарәп алфавитын латиницага күчерү турында фикерләшүләр башлана. Яңа спектакль шушы чор турында.

Премьера ноябрь аенда көтелә. Аның вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк

D»әrt труппасы – нигездә һәвәскәрләрдән төзелгән труппа. «Яңалиф» спектакленә Әминә Миндияр Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинны да чакырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot