news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы делегациясе мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашты

Яңа Чишмә районы делегациясе мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашты
"Яңа Чишмә хәбәрләре"

Яңа Чишмә башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район делегациясе Казандагы өйрәнү полигоннарында булган. Алар 46 якташ ир-атка солдат көнкүрешендә кирәкле әйберләр, шулай ук азык-төлек җыелмалары алып барган.

Аяк киемнәренең һәм кием-салымнарның үлчәмнәрен исәпкә алып, һәр мобилизацияләнүчегә җылы итек, термо- эчке киемнәр, термос, яңгырдан саклаучы плащ, тактик перчатка, телефон зарядкасы, район хатын-кызлары бәйләгән йон оекбашлар һәм азык-төлек җыелмалары сатып алынган. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

«Безнең егетләр өчен иганәчеләр акчасы хисабына 400 мең сумнан артык акчага әйберләр сатып алынды. Без районыбызда эшләүче нефть компанияләренә, авыл хуҗалыгы оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә, оешма-учреждениеләр коллективларына һәм битараф булмаган кешеләргә мондый ярдәмне оештыруга керткән өлешләре өчен бик рәхмәтлебез», – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова

Егетләр белән очрашу «Казан-Экспо»да һәм өйрәнү полигонында узган. Кызганычка, аларның барысы белән дә күрешә алмаганнар, егетләрнең бер өлеше тактик дәресләрдә булган. Тактик өйрәнүләрдә мобилизацияләнүчеләр корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләрен ала. Окопларда, траншеяларда һәм биналарда барган сугышларда кулланыла торган алымнарны һәм дөрес позиция алырга өйрәнәләр. 

Егетләр барысы да район делегациясенең килүенә шатланган, солдатларның көнкүреш шартлары яхшы һәм мондый ярдәмнәре өчен барлык якташларына зур рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның урынбасары Луиза Исхакова барлык егетләр белән дә сөйләшкән, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынганнар, барлык үтенечләрен һәм сорауларын тыңлаганнар, аларны язып алганнар. Болар, нигездә, хәрбиләрнең гаиләләренә кагыла. Аларның барысы да, әлбәттә, хәл ителәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100