news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа закон йорт хайваннарын мөстәкыйль рәвештә күмүне тыйды

2025 елның 1 мартыннан Россиядә йорт хайваннарын мөстәкыйль рәвештә күмүне тыючы закон үз көченә керде. Яңа закон экологик вазгыятьне яхшыртуга һәм кешеләр һәм хайваннар арасында инфекцияләр таралуны булдырмауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итте «АиФ».

Мондый законны кертүнең төп сәбәбе – халыкның һәм әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген саклау. Йорт хайваннары куркыныч йогышлы авырулардан үләргә мөмкин, ә хайванны дөрес күммәү туфрак һәм грунт сулары пычрануга китерә. Моннан тыш, хуҗалар еш кына үле хайванны консервацияләү өчен химикатлар куллана, бу шулай ук экологиягә зыян китерә.

Хәзер хайваннарның гәүдәсен утильләштерү лицензиясе булган махсуслаштырылган хезмәтләр аша гына уздырылырга тиеш. Алар, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәсен өчен, кремация ясый яки биотермик чокырларга күмүне оештыра.

Закон хайван белән хушлашуның берничә ысулын күздә тота.

Индивидуаль кремация үткәргән очракта хайванның көлен хуҗасына кайтаралар. Гомуми кремация очрагында йорт хайванын башка хайваннар белән бергә яндыралар, көлне бирмиләр. Шулай ук хайваннар өчен махсус зиратларда җирләү опциясе тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта, әгәр хайван ветеринария клиникасында үлгән яки йоклатылган булса, хәзер аның гәүдәсе хуҗасына кире кайтарылмаячак – аңа мәҗбүри кремация үткәрелергә тиеш була.

Үле хайванның гәүдәсен чүп контейнерларына ташлау, чүплеккә чыгару, шулай ук урманнарда, чокырларда, сулыкларда һәм башка урыннарда ташлап калдыру тыела.

Йорт хайванын мөстәкыйль рәвештә күмгән өчен административ җаваплылык каралган. Штраф суммасы һәр төбәктә төрлечә. Гражданнар өчен – 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, юридик затлар (мәсәлән, ветеринария клиникалары) өчен – 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100