news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елыннан ябылырга тиеш булган Татарбай авылы мәктәбенә ата-аналар ремонт ясаган

«Бу уку елында балаларыбыз Татарбай авылы мәктәбенә укырга барыр дип өметләнәбез һәм ышанабыз», - диде Юлияна Мәгъзумова.

Яңа уку елыннан ябылырга тиеш булган Татарбай авылы мәктәбенә ата-аналар ремонт ясаган
Александра Ардуганова

Башкортстанның Мишкә районында урнашкан Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар косметик ремонт эшләре үткәргән.

  • Мишкә муниципаль районының карары буенча Башкортстанның Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Туктар, Раевка, Яңагош авылларындагы мәктәпләр, шул исәптән әлеге мәктәп, эшчәнлеген туктатып торачак, диелгән иде. Бу карарга авыл халкы риза булмады.

«Буяуларны, пумалаларны барысын да ата-аналар белән бергә сатып алдык. Җыелышып буядык, юдык. Мәктәп бакчасында түтәлләрне утадык, печән чаптык. Бу уку елында балаларыбыз Татарбай авылы мәктәбенә укырга барыр дип өметләнәбез һәм ышанабыз», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарбай авылыннан Юлияна Мәгъзумова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100