news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елыннан укучыларга мәктәпләрдә мобиль телефоннан файдалануны тыячаклар

Яңа уку елыннан укучыларга мобиль телефоннарны уку процессында да, башка максатларда да куллануны тулысынча тыячаклар. Мисал өчен, дәресләр вакытында бер-берсе белән аралашу өчен. Бу хакта журналистларга Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Дәресләрдән соң, мәктәптән соң беркем дә телефон кулланудан тыелмый. Әмма уку процессы өчен телефоннар тыелган. Һәм хәзер бу мәктәп вәкаләтләре түгел, ә закон таләбе», – дип сөйләде спикер «Татарстан - казанышлар республикасы» матбугат туры кысаларында.

Мөҗипов мәгариф турындагы закондагы белем бирү процессы вакытында гаджетларны куллануны тыюга кагылышлы үзгәрешләр турында искәртте.

«2023 елның мартына кадәр мәктәп бу процессны ничек җайга салырга икәнен үзе хәл итте», - дип өстәде ул.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары бу таләпне үтәүне оештыру процессы «мәгариф учреждениеләре җаваплылыгана калдырылган», дип ачыклык кертте.

«Мәктәпләр ата-аналар белән бу процессны ничек оештырырга - дәрес башланганчы телефоннарны җыярга, ниндидер тартмаларда сакларга дигән карарларны мөстәкыйль рәвештә кабул итә. Бәлки, башка вариантлар да бардыр», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100