news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә янәдән көмеш медальләр бирә башлыйлар

Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларга кабат көмеш медаль бирергә җыеналар. Үзгәреш яңа уку елыннан башлап кертелә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.

«Әти-әниләр өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә күңелле яңалык булыр дип уйлыйм. Без киләсе уку елыннан көмеш медальләрне кайтарабыз», - диде ул.

Россиядә көмеш медаль 2014 елдан бирле тапшырылмаган. Төбәкләр мөстәкыйль рәвештә укучыларны бүләкләү төрләрен кертә ала, шул исәптән мәктәпне «өч»ле билгесез тәмамлаган укучыларны көмеш медаль белән бүләкли ала.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100