news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елыннан кертеләчәк тарих дәреслегендә махсус хәрби операция турында бүлек булачак

Россиядә 11 сыйныф укучылары өчен яңа дәреслекләрдә Украинада махсус хәрби операция үткәрү барышы турында мәгълүмат урнаштырылачак, аларны уку программасына яңа уку елы башыннан кертергә тиешләр, дип хәбәр итә «Ведомости».

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм МГИМО ректоры Анатолий Торкунов язган яңа уку әсбабы 1945 елдан алып 21 гасыр башына кадәрге чорны үз эченә алачак. Украинадагы конфликт турында мәгълүмат дәреслекнең соңгы бүлегендә урнаштырыла, аңа «Россия бүген. Махсус хәрби операция» дигән исем бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, югарыда әйтелгән дәреслекне 2023 елның апрелендә Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов «Знание.Первые» дигән Бөтенроссия мәгърифәт марафонында тәкъдим итте. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, дәреслек тарихи суверенитет, тарихи белемнең объективлыгы, тарихның дәвамлылыгы һәм үз үткәненә хөрмәт принципларына нигезләнгән.

«Суверен мәгариф системасының иң мөһим компонентларының берсе – тарих. Һәм безнең бик матур илебезнең тарихы дөрес итеп аңлатылуы, ә мәктәпләрдә тарих дәресләре кызыклы үтүе бик мөһим. Тарихны өйрәнү үз дәүләтең өчен горурлык һәм син яшәгән илгә мәхәббәт тәрбияли», – дип белдерде Сергей Кравцов әйтеп үтелгән чарада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100