news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа уку елыннан кайбер инженерлык юнәлешләренә физика буенча имтихан мәҗбүри булачак

Быел Татарстанның югары уку йортларына кабул итү тәртибендә үзгәрешләр шактый. Алар хакында Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар югары уку йортының эчке имтиханнары буенча үзләре укыган профильгә туры килгән белгечлекләргә генә керә алачак. Башка юнәлешкә керү өчен Бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре кирәк булачак.

Хәзер абитуриентлар югары уку йортларына кабул итү комиссиясе сайтындагы шәхси кабинет аша документлар бирә алмаячак. Министр әйтүенчә, документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга, почта аша җибәрергә, шулай ук кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Илсур Һадиуллин югары уку йортларында максатчан урыннар турында әйтте.

«Заказчылар «Работа в России» бердәм цифрлы платформасында максатчан укыту турында килешүләр төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрне формалаштыра. Аларга Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләгән һәркем җавап бирә ала. Бу кабул итү кампаниясе барышында эшләнә – абитуриент максатчан квота буенча керүен күрсәтә»,- дип билгеләп үтте министр.

Сүз уңаеннан, быел 2,6 мең максатчан урын билгеләнгән, бу республика вузларындагы бюджет урыннарының 11 процентын тәшкил итә.

Илсур Һадиуллин бакалавриат һәм специалитет программалары буенча үзгәрешләр булуын әйтте.

«2026-2027 уку елыннан кайбер инженерлык юнәлешләренә бары тик физика буенча БДИ белән генә укырга керергә мөмкин. 2026 елга кадәр абитуриент математика яки физика арасында сайлый ала иде», - дип искәртте министр.

Болар: электроника һәм радиотехника, фотоника һәм приборлар төзү, электр һәм җылылык энергетикасы, атом-төш энергетикасы һәм технологияләре, физик-техник фәннәр һәм технологияләр кебек әзерлек юнәлешләре.

Шулай ук, быел 21 гуманитар юнәлеш буенча югары уку йортларына керү өчен, тарих яки җәмгыять белеме буенча имтиханны сайлап алырга мөмкин.

«2026 елга кадәр җәмгыять белеме буенча гына имтихан мәҗбүри иде», – дип белдерде Илсур Һадиуллин.

Ә 2027-2028 уку елыннан исә, булачак укытучылар укуларын тәмамлаганнан соң укытырга ниятләгән предмет буенча имтихан тапшырырга тиеш булачак.

«Хәзер абитуриентларны җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Укытуга профильле предметтан имтихан тапшыру мәҗбүри түгел. Без шулай кабул итеп килдек, ләкин киләсе елдан химия, физика яки математика укытучысы булыр өчен, шушы профильле предметларны тапшырырга кирәк булачак», - дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot