news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа уку елында Казан федераль университетында көндезге бүлек дәресләре 1 ноябрьдә башлана

Яңа уку елында Казан федераль университетында көндезге бүлек студентларының дәресләре 1 ноябрьдән башлана. Сентябрь һәм октябрь айларында студентлар дистанцион форматта укыячак. Бу хакта югары уку йортының рәсми Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Бу БРИКС -2024 саммитына планлы әзерлек белән бәйле, ул Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр узачак», диелә хәбәрдә.

1 сентябрьдә Универсиада авылында тулай торак бушатыла. Саммит кунакларын һәм оештыручыларын урнаштыруга әзерләү өчен анда ремонт һәм хуҗалык эшләре башлана. Шулай ук бүлмәләрне студентлар килеп урнашуга кадәр яңартачаклар.

«31 августка кадәр тулай торакларда студентлар яшәячәк», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot