news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында Казан федераль университетында бюджет урыннары саны 7499га кадәр артачак

Яңа уку елында Казан федераль университетында бюджет урыннары саны 7499га кадәр артачак
Фото: © «Татар-информ»

Казан федераль университетында 2024-2025 уку елында бюджет урыннары саны 199га артачак һәм 7499 тәшкил итәчәк. Бакалавриатка һәм специалитетка 4894 урын, магистратурага 2605 урын бирелгән. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илдә кабул итүнең контроль саннарын билгеләү конкурсы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты узган ел белән чагыштырганда күбрәк бюджет урыннар алды. Узган ел безнең 7,3 мең урыныбыз бар иде. Максатчан квота буенча саннар апрельдә билгеле булачак», - дип сөйләде югары уку йортының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Александр Бибик.

Россия абитуриентлары өчен кабул итү кампаниясе башлану датасы - 20 июнь булып кала. Әмма чит ил кешеләре өчен кабул итү кампаниясе узган елдагы кебек 1 мартта түгел, ә 1 апрельдә ачылачак.

«Без 1 апрельдән аерым конкурс кысаларында магистратурага керүче чит ил гражданнарын һәм Россия гражданнарын кабул итә башлыйбыз», - дип билгеләп үтте Бибик.

Барлыгы 2024-2025 уку елында Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны 620,5 мең тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100