news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа туган кызын һәм хатынын каршы алу өчен Бөгелмәгә хәрби хезмәткәр кайтты

Яңа туган кызын һәм хатынын каршы алу өчен Бөгелмәгә хәрби хезмәткәр кайтты
Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Хатынын һәм яңа туган кызын бала тудыру йортыннан каршы алу өчен, хәрби хезмәткәр берничә көнгә Бөгелмәгә кайтты.

Бөгелмә егете Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә 2020 елдан бирле контракт буенча хезмәт итә. 2022 елда яшьләр туй үткәргән. Хәрбинең хатыны балалар хастаханәсе стационарында шәфкать туташы булып эшли.

22 мартта аларның кызлары туган, аңа Мирослава дип исем кушканнар. Яшь әти-әнигә «Сабый тартмасы», бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, җылы сүзләр җиткерделәр.

Бөгелмә районының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, бүгенге көндә Бөгелмәнең биш кешесе туган төбәккә ялга кайткан. 

Элегрәк Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнүчеләрне лаеклы каршы алырга кушты. Ул хәрбиләрнең туганнарына да ял алырга ярдәм итәргә, ә балалар өчен дистанцион укыту оештырырга кирәклеген әйтте.

Махсус операциядә катнашучыларга ялны тәэмин итүне Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Ул белдергәнчә, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр – юл вакытын исәпкә алмыйча, 14 көннән дә ким ял итмәскә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100