news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа туган балалары булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырылачак

Татарстанда яңа туган балалары булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен балалар кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкләр. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, ТР территориясендә даими яшәүче гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чарасы кертелә. Сүз РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләр һәм ирекле хезмәткәрләр турында бара.

Ярдәм итү чарасы шулай ук РФ Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче гражданнарның, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләренең, махсус хәрби операция үткәрелү зонасына командировкага җибәрелгән һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә кагыла.

Яңа туган баланың анасы мобилизацияләнүченең гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документ күрсәтергә тиеш. Бүләк комплекты гаиләнең уртача керемен исәпкә алмыйча бирелә.

Карарның гамәлдә булуы агымдагы елның 20 нче октябреннән билгеләнгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100