news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа транспорт чишелеше Түбән Камада логистика эшен яхшыртырга мөмкинлек бирә

Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Алабуга» аерым икътисади зонасы вәкилләре белән очрашты. Эш киңәшмәсе Советлар йортында узды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә алар Түбән Кама, Иштирәк, Чаллы һәм Биклән киселешләрендә транспорт чишелеше вариантларын тикшерде.

Искәртик, Татарстанда Россиядә иң зур Дэн Сяопин исемендәге логистик терминал төзелә. Ул «Этилен 600» индустриаль паркының бер өлеше була, аны булдыруда «Алабуга» МИЗ һәм «СИБУР» ГАҖ катнаша. Әлеге проект кысаларында автомобиль инфраструктурасын булдыру карала.

«Безнең бурыч – Түбән Кама һәм Тукай районнарында логистик комплексны эксплуатацияләү барышында, хәрәкәт интенсивлыгы артуны исәпкә алып, транспорт чараларының уңайлы һәм тоткарлыксыз хәрәкәтен булдыру», – диде «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ проекты җитәкчесе Алина Хмелева.

Киңәшмә барышында транспорт чишелешенең берничә варианты тәкъдим ителде. Мөмкин булганнарның берсе дип түбән тигезлектәге боҗралы чишелеш вариантын атаганнар.

Рамил Муллин сүзләренчә, бу иң оптималь вариант булачак. Аның өстенлеге - теләсә кайсы юнәлештә хәрәкәт итү, транспорт чараларының борылыш өчен минималь хәрәкәте һәм кечкенә төзелеш мәйданы.

«Яңа транспорт чишелешен төзү шәһәрдә һәм районда логистика эшен яхшыртырга һәм Түбән Кама үсешенә яңа инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», – дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot