news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне 30 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк

Россия Президенты Владимир Путин 30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия белән берләштерү көне итеп билгеләү турында законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында дөнья күргән. Бу хакта ТАСС яза.

Яңа истәлекле дата 2022 елның 30 сентябрендә Россия Президенты һәм Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары тарафыннан яңа территорияләрне Россия Федерациясе составына кертү турында килешүләргә кул кую көненә туры китерелгән. Бу вакыйга әлеге республика һәм өлкә территорияләрендә яшәүче халыкларның тарихи уртаклыгына нигезләнә, миллионлаган кешеләрнең ихтыяр белдерү нәтиҗәсе булып тора. Бу вакыйга шулай ук аларның үз сәяси статусларын ирекле һәм тыштан тыкшынуларсыз билгеләү һәм икътисади һәм социаль үсешен гамәлгә ашыруның аерылгысыз хокукын булдыра.

Закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

2022 елның 23-27 сентябрендә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә Россия составына керү мәсьәләсе буенча референдумнар узды. Халыкның күпчелек өлеше шушы адым өчен тавыш бирде. 30 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин һәм төбәк башлыклары бу территорияләрне Россиягә кушу турында килешүләргә кул куйды. 4 октябрьдә Путин Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия Федерациясе составына кабул итү турында килешүләрне ратификацияләү турында законнарны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100