news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Тимерчән авылында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган конференция узды

Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган конференция узды.

Аның эшендә район башлыгы Геннадий Мулянов, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәт хәзрәт Байбиков һәм район авыллары имамнары, киң татар җәмәгатьчелеге катнашты. Зур җитди сөйләшү башланганчы кунаклар авыл музеенда булдылар, махсус бу чарага багышлап оештырылган күргәзмә белән таныштылар, дип яза чараны оештыручылар.

Димитровград шәһәреннән хаҗи Руслан хәзрәт Хөснетдинов бөек Болгар дәүләтендә ирекле рәвештә ислам динен кабул иту тарихы турында чыгыш ясады. Мөфти Мөхәммәт хәзрәт бүгенге көндә исламның торышы, үсеше хакында сөйләде. Ул белдергәнчә, мондый чаралар алдагы айларда татарлар яши торган башка авылларда да узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100