news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

18 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бәйге быел дүртенче тапкыр Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 15 җиңүче билгеләнгән. Алар жюри рәисе – композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова, жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, ТНВ каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Фәридә Төхвәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Рифат Фәттахов бәйгенең елдан-ел үсә, популярлаша баруын искәртеп үтте. «Иң мөһиме, һәр ел яңа килгән җырларның сыйфаты, дәрәҗәсе арта бара. Безнең конкурста җиңгән җырлар халык арасына кереп бара, алар хитларга әйләнә, концерт программасына исемнәр буларак куела. Күптән түгел сөенеп шуны да ачыкладым – кайбер конкурс, фестивальләрнең дә программасын безнең «Яңа татар җыры» конкурсында җиңгән җырлар бизи. Димәк, конкурс әкрен генә үз максатына ирешә дигән сүз», – диде ул.

Фото: ©"Татар-информ", Абдул Фәрхан

Бәйгенең барлык җиңүчеләренә акчалата бүләк тапшырылды

1 урын – 200 000 сум

2 урын - 150 000 сум

3 урын - 100 000 сум

Махсус бүләк - 50 000 сум

Җиңүчеләр исемлеге:

«Махсус премия» номинациясе

«Зөһрә кыз белән сөйләшү» - башкарды Динар Шәрәфетдинов

Илһам Байтирәк музыкасы

Рәмис Аймәт сүзләре

«Кайтып булмый үткәннәргә» - башкарды Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева

Илгиз Закиров музыкасы

Филисә Хәкимова сүзләре

«Язлар көтеп яшим» – башкарды Татарстанның атказанган артисты РТ ИлСаф

Рәфис Гаптелганиев музыкасы һәм сүзләре

«Казансу» – башкардылар «Зәкәрия» фольклор төркеме

Лилия Вахитова музыкасы

Гәрәй Рәхим сүзләре

«Торналар авазы» – башкардылар «Казан егетләре» төркеме

Инсаф Хәбибуллин музыкасы

Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре

«Яралы язмышлар» – Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина

Риваль Хисмәтуллин музыкасы

Вазыйх Фатыйхов сүзләре

«Елга буйларында» – башкардылар Алмаз, Айдар Юнысовлар һәм Татьяна Ефремова

Айдар Юнысов музыкасы

Алмаз Юнысов сүзләре

«Ил дәшкән чагында» номинациясе

«Язлар быел сары түгел» – башкарды Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов

Марат Галимов музыкасы

Рәфкать Шаһиев сүзләре

«Исән генә кайтчы, бәбкәм!» – башкарды Татарстаннын халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова

Фәридә Әхмәтнурова музыкасы

Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре

«Мин кайтырмын» – башкарды Рамил Хисамов

Рамил Хисамов музыкасы

Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре

«Бер җылы сүз» – башкарды Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов

Радик Шәрәфиев музыкасы

Алисә Хисмәтуллина сүзләре

«Иң яхшы балалар җыры» номинациясе

I урын – «Аяз булсын күгебез» - башкардылар «Умырзая» үрнәк балалар вокаль ансамбле

Резеда Шәйдуллина музыкасы

Энҗе Разова сүзләре

II урын – «Хәерле иртә» – башкардылар Альбина Имаева, Луиза Суфиянова, Самира Суфиянова, Эсмира Суфиянова

Альбина Имаева музыкасы

Рамил Чурагулов сүзләре

«Иң яхшы татар җыры» номинациясе

III урын – «Шәһри Казан» - башкардылар Татарстанның халык артистлары Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры

Азат Хәлимов музыкасы

Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләре

III урын – «Изге ул туган җирләр» – башкардылар «Сандугачлар оясы» гаилә ансамбле

Флёр Гайнемөхәммәтов музыкасы

Рахмай Хисмәтуллин сүзләре

II урын – «Мин оныттым сине» – башкарды Лилия Шакирова

Раиф Мөхәммәтрәхимов музыкасы

Ринат Мөслимов сүзләре

II урын – «Ярату» – башкарды Рәнис Габбазов

Закиров Илгиз музыкасы

Галиәхмәт Шаһи сүзләре

I урын – «Шагыйрь» – башкарды Татарстанның атказанган артисты Руслан Сәйфетдинов

Миләүшә Хәйруллина музыкасы

Булат Ибраһим сүзләре

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100