news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов, архив

«Яңа татар җыры» бәйгесенең быелгы җиңүчеләрен ачыкладылар. Җиңүчеләрне 18 апрельдә «Пирамида»да узачак гала-концертта игълан итәчәкләр.

Бәйге быел дүртенче тапкыр «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры» номинацияләрендә үткәрелә. Ваһапов фонды директоры, бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры»ның төп максаты дип, матур җырларны татар эстрадасына чыгаруны атады.

«Ел саен безнең өчен иң зур нәтиҗә шунда ки – татар халкында иҗади башлангыч сүнми, сүрелми. Мәсәлән, безнең быел да бәйгегә 170 җыр килде. Бу инде безнең татар халкы тәртип бозып йөрми, татар халкы җыр яза, дигән сүз. Матур җырларны эзләү, табу һәм аларны татар эстрадасына чыгару – бу бәйгенең төп максаты», – диде Рифат Фәттахов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 65е финалга узган. Алар жюри рәисе – композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова, жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, ТНВ каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Фәридә Төхвәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде.

Җиңүче дип табылган җырлар «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең 18 апрельдә «Пирамида»да узачак гала-концертында яңгыраячак. Беренче урын ияләре 200 мең сум, икенчеләр – 150 мең, өченчеләр – 100 мең күләмендә приз алачак.

Шулай ук, концерттагы алдагы елдагы хит җырларны да ишетеп булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100