news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар пьесасы» бәйгесенең өченче турына узган әсәрләр исемлеге билгеле

«Яңа татар пьесасы» бәйгесенең өченче турына узган әсәрләр исемлеге билгеле
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

13 декабрьдә «Яңа татар пьесасы – 2024» конкурсының чираттагы жюри утырышы узды һәм 3 турга узган 10 әсәр сайлап алынды, дип хәбәр итә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

Конкурска барлыгы 62 пьеса кабул ителде, жюриның беренче утырышы 2 декабрьдә узды һәм сайлап алынган 21 пьеса игълан ителде.

3 турга узган пьесалар исемлеге:

1. Абдулхамид Топчибашев «Дүрт ябалак» төнге клубы»

2. Тигәнәле «Кызлар карый ярыктан»

3. Хәят Асылгәрәй «Җилләр тулы җилкәннәрем»

4. Бәхет кошы «Энҗе күл сере» (балалар һәм яшүсмерләр өчен)

5. Болыт «Терәк бул!» (балалар һәм яшүсмерләр өчен)

6. Антонио Фагундес «Галәмне гизгән татар»

7. Якташ «Кичер»

8. Гаффар «Мосафирлар»

9. Бандит «Мою старуху взяли в плен»

10. GALYAMCRAFT яки Диләфрүз убыр илендә

Җиңүчеләр – конкурсның нәтиҗәләре 22 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрында игьлан ителәчәк. Камал театры 3 турга узган пьесаларның авторларының оештыручылар белән элемтәгә керүен һәм псевдонимнарын әйтеп, чакыру билетлары алуларын сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100