news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа татар пьесасы» бәйгесенә 62 әсәр килгән

«Яңа татар пьесасы» бәйгесенең икенче этабы старт алды – комиссия әгъзалары әсәрләрне укый башлады. Татар телендәге драма әсәрләре 2024 елның апреленнән октябрьгә кадәр кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты секретаре Гөлнур Гыйматова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, быел конкурска 62 пьеса килгән.

Комиссия составына Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ринат Әюпов, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, режиссерлар Айдар Җәббаров, Туфан Имаметдинов, Олег Кинҗәгулов, Рамил Фазлыев, «Интертат» электрон газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева керә.

Яңа татар пьесаларын шулай ук драматург Туфан Миңнуллинның кызы – журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова, театр белгечләре Айгөл Салихова (Габәши), Гөлшат Фәттахова, Гөлназ Хәсәнова, актер Илдар Хәйруллин бәяләячәк. Моннан тыш, комиссия әгъзалары исемлегендә Камал театры директоры Илфир Якупов һәм бәйгенең җаваплы секретаре Гөлнур Гыйматова да бар.

«Яңа татар пьесасы - 2024» конкурсы комиссиясе рәисе – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Бәйгенең гомуми премиаль фонды 700 мең сум тәшкил итә, ул алты номинациядә (өч призлы урын, ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясе, балалар һәм үсмерләр өчен пьеса, өч кызыксындыру премиясе) җиңүчеләр арасында бүленәчәк. Җиңүчеләр 2024 елның 24 декабрендә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot