news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа татар пьесасы - 2022» бәйгесенә барлыгы 61 пьеса килгән

«Яңа татар пьесасы – 2022» конкурсына барлыгы 61 пьеса килгән.

Камал театры сайтында конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеге тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» конкурс игълан ителде.

Авторлардан моңарчы сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар сорала; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

Җиңүче пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot