Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Рәшә» премьерасы алдыннан Камал театрында «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә йомгак ясалды – җиңүчеләрнең берсе дә республикада билгеле татар драматурглары түгел.
Комиссия I премиягә ике әсәрне лаек дип тапкан: «Картлар күңеле кемнәрдә» әсәре белән Уфадан депутат Әлфис Гаязов (Илтифатлы) һәм рус телендә язылган «Последние люди» пьесасы белән кинорежиссер һәм рус телле драматург Салават Юзеев (Аббас Бахытов).
II һәм III премия Әлмәттә яшәүче Мамадыш егете Артур Ибраһимовка тапшырылды. Аның Зөлфәт Нургалиевич псевдонимы белән бирелгән «Бабайның бабасы» һәм Мәҗүсиев Мөхәммәт Гайсиевич псевдонимы белән бирелгән «Күрше авыл догалары пьесалары комиссиядә кызыксыну тудырган.
«Милли классиканы заманчалаштыру өчен» махсус номинация - Раушан Шәрипов (Абдул) ка «Ач күзеңне, килен бу...» әсәре өчен бирелде.
Кызыксындыру премиясе - Мансур Гыйләҗев (Тамада), «Бездә туй – аерылышабыз!» комедиясе өчен; Айгөл Әхмәтгалиева (Фәттах), «Пароль – Юк!».
Премияләрне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тапшырды.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус премиясе Рөстәм Галиуллин (Профессор түгел), «Көзге кайтаваз» пьесасына тапшырылды. Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясен министр урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды. «Жюри әгъзаларының эш авыр. Ләкин алар фикер алышканда бәйгенең кирәклеге тагын ла ныграк ачыкланды – без бу юлны дәвам итәчәкбез», диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз