Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Татар бистәсе зиратында мәгърифәтчеләргә багышланган экскурсия булды
Бүген Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле татар мәгърифәтчеләренең каберләре урнашкан аллеяләр буйлап экскурсия оештырдылар.
«Мондый экскурсия биредә беренче тапкыр түгел. Былтыр без иң әүвәл күренекле дин әһелләре каберләре буенча маршрут ясап караган идек. 2017 елда тарихчылар бу зиратны тулысынча өйрәнеп анализлады. Нәтиҗә буларак монда җирләнгән 700ләп мәшһүр кешеләр турында китап бастырган иделәр. Аннары һәйкәл, ташлардагы гарәп графикасын да өйрәнделәр. Кемне мәгърифәтче дип атау дөрес булыр? Бу сорау ачык. Әлбәттә, мәгърифәтчелеге төрле яклардан тора. Бүген кайбер атаклы шәхесләрнең идеяләрен гамәлгә ашыруга матди ярдәм күрсәткән сәүдәгәр каберләре янында да тукталабыз», – дип сөйләделәр экскурсия барышында.
Чара вакытында тәүге тукталыш академик Мирза Мәхмүтов кабере буенда булды. Шулай ук танылган татар шагыйре Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай каберләре янында да мәгълүмат бирелде.
Экскурсиядә татар җәмәгатьчелеге, тарих белән кызыксынучылар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз