news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсе зиратында имам-остазларны искә алдылар

Яңа Татар бистәсе зиратында имам-остазларны искә алдылар
Ильяс Хаҗиев

Бүген, 2 май көнне Яңа Татар бистәсе зиратында имам-остазларны искә алу чарасы үтте. 1998 елдан башлап даими рәвештә уздырылган чара быел да Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә узды.

«Бу көнне татар җәмәгатьчелеге милләт асылларын, күренекле имам-остазларны, милләтебезнең күренекле дин һәм дөньяви галимнәрен искә ала», - диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Чарага берничә көн кала Казандагы мәдрәсә шәкертләре, остазлар өмәгә чыга.

«Быел без инде 25 нче тапкыр Яңа Татар бистәсе зиратына җыелабыз. Беренче тапкыр килгәндә, бу урында без ниндидер «югалып калганлык» хисе сизә идек, көне буе йөрсәң дә бер-ике кешене генә күреп була иде. Ә хәзер чыннан да кеше күп килә. Менә берничә көн элек уздырылган өмәгә дә кеше үз теләге белән килде. Соңгы елларда халыкта тарихка, үз шәхесләренә зур кызыксыну уяна», – диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Имам-хатыйб аңлатуынча, зиратта инкыйлабка кадәр мәдрәсәләрдә гыйлем биргән йөзләгән хәзрәтләребезнең каберләрен күрергә мөмкин. «Шуны билгеләп үтәргә кирәк, совет чорында алар югалып калдылар. Аларның каберләрен барлау өстендә эшләгәндә без 100дән артык каберне өйрәнергә мәҗбүр булдык һәм инде үзебезнең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсендә иңкыйлабка хәтле эшләгән хәзрәтләребезнең дә каберләрен барлау, ташларын торгызу белән шөгыльлләндек», – диде Ильяс Җиһаншин.

Яңа Татар бистәсе зиратындагы искә алу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстандагы мәдрәсә җитәкчеләре, мәчет имам-хатыйблары, шулай ук Чувашия мөселманнары  – иллеләп кеше катнашты. Мөфтигә каберләргә куела торган куар-кодларны күрсәттеләр. Ул җирләнгән дин әһелләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

«Тиздән күренекле хәзрәтләребез ташларына яки чардуганнарына QR-код тамга куярга телибез. Зиратка килгән һәр кеше алар ярдәмендә, бу җирдә күмелгән имам, галим турында мәгълүмат күрә алачак», – диде Ильяс хәзрәт.

Очрашуда репрессия корбаннары булу сәбәпле, каберләре билгесез дин әһелләре турында да мәгълүмат – һәйкәл урнаштыру кирәклеге әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100