news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Татар бистәсе зиратында 80 еллыгы уңаеннан җырчы Таһир Якуповны искә алу чарасы була

Яңа Татар бистәсе зиратында 80 еллыгы уңаеннан җырчы Таһир Якуповны искә алу чарасы була
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

13 майда 10.00 сәгатьтә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның 80 еллыгы уңаеннан җырчыны искә алу чарасы була.

«Татар халкының моңлы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның 13 майда туган көне, исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде», – дип хәбәр итә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

  • Таһир Абдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) солист-җырчы була.
  • Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүзләре), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре), «Гөлнарым» (Ф.Хатыйпов көе, Г. Афзал сүзләре), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүзләре) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «алтын фонды»н тәшкил итә.

  • Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Татар халкының моңлы җырчысы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була, Казанның Татар зиратында җирләнә. 2017 елның 17 ноябрендә Таһир Якупов истәлегенә җырчы яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.
news_right_1
news_right_2
news_bot