Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Каракүз» фестивалендә берьюлы 555 кеше рәсем ясаячак
1 августта Әлмәттә яңа рекорд куярга тырышачаклар: ачык һавадагы сәнгать сессиясендә берьюлы 555 кеше катнашачак. Масштаблы вакыйга «Каракүз» скверында шул ук исемдәге сынлы сәнгать фестиваленең биш еллыгы уңаеннан узачак.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша алачак. Моның өчен, мәйданчыкка килеп, чиратка язылырга кирәк. Катнашучыларга материаллар өләшәчәкләр һәм үзләрен чын рәссам итеп хис итү мөмкинлеге бирәчәкләр.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында кунаклар өчен тематик мастер-класслар, ярминкә, сәнгатькә һәм аның шәһәр тормышындагы роленә багышланган квиз һәм лекторий әзерләнгән.
1 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектын рәсми рәвештә башлап җибәрде. Проект республика шәһәрләре һәм районнарының барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Афишада – концертлар, тренировкалар, турнирлар, лекцияләр, велосипедта йөрү һәм башка активлыклар. Һәркем үткәрү вакыты һәм урыны туры килгән һәм үзе өчен кызыклы булган чара таба алачак.
Чаралар барысы да саф һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге инициативасы белән яңартылган паркларда һәм җәмәгать урыннарында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз