Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа өйләнешкән парлар Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә ала
Татарстан Милли музеенда һәм аның филиалларында яңа акция. Яңа өйләнешкән парлар никахтан соң бер ай дәвамында Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә ала. Бу хакта ТР Милли музее хәбәр итә.
Катнашу өчен музей кассасында паспортта никах теркәү турындагы тамганы яки никах таныклыгын күрсәтергә кирәк.
Акция Казан шәһәре ЗАГС идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе белән берлектә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз