Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа номинация һәм рекордлы премиаль фонд – «Геройлар янәшәдә» конкурсы икенче тапкыр уза
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурс башлануы турында игълан итте.
Яңа номинация өстәлде
«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүе турында игълан итте. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк.
Айдар Сәлимгәрәев ассызыклаганча, бәйгенең темасы аеруча әһәмиятле. «Махсус хәрби операция зоналарында булган кешеләрнең патриотизмы һәм батырлыгы темасын, шулай ук аның безнең тормышта ничек чагылыш табуын язучылар җәмәгатьчелегеннән башка беркем дә шулкадәр тирән һәм тулы итеп ача алмый», – диде ул.
Быелгы конкурсның төп үзенчәлеге – «роман» номинациясе кертелү. «Роман язу – зур хезмәт, ул тирәнрәк уйлануны һәм күбрәк вакытны таләп итә. Конкурсның беренче елында без аны аңлы рәвештә кертмәдек, әмма хәзер мондый күләмле эшкә алынырга әзер булган авторлар бар дип саныйбыз», – дип билгеләп үтте агентлык җитәкчесе.
Айдар Сәлимгәрәев
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бүләкләү фонды түбәндәгечә билгеләнгән:
- «Роман» номинациясендә: I урын – 500 мең, II урын – 340 мең, III урын – 300 мең сум, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру премиясе каралган.
- «Повесть» номинациясендә: I урын – 300 мең, II урын – 200 мең, III урын – 150 мең сум.
- «Хикәя» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III – 55 мең сум.
- «Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә: I урын – 150 мең, II урын – 100 мең һәм III урын – 70 мең сум.
- «Очерк» номинациясендә: I урын - 120 мең, II урын – 70 мең һәм III урын – 55 мең сум.
«Мондый күләмдәге премиаль фонд бездә әле булганы юк иде. Бу – бик лаеклы премиаль фонд, ул ирешелгән нәтиҗәләрдән рухи канәгатьлек кенә түгел, ә билгеле бер дәрәҗәдә матди бәя дә тоярга мөмкинлек бирәчәк», – дип искәртте Айдар Сәлимгәрәев.
Әсәрләр игълан ителгән тематикага туры килергә тиеш
Конкурсның жюри рәисе – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов бәйгегә җибәрелгән эшләрне бәяләүнең төп критерийларын атады. «Әсәрләр игълан ителгән тематикага туры килергә, сәнгати кыйммәткә ия булырга һәм киң аудитория өчен аңлаешлы булырга тиеш», – диде ул.
Фирдүс Гыймалтдинов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала: эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. География Татарстан белән генә чикләнми – Россиянең башка төбәкләреннән дә әсәрләр җибәрелә. Узган ел, мәсәлән, эшләр 27 шәһәрдән килгән, шул исәптән Мәскәү, Новосибирск, Красноярск һәм Ульяновскидан да.
Язучы буларак та, Фирдүс Гыймалтдинов әдәбиятның бүгенге шартлардагы роле турында фикерен җиткерде. «1941 елда дошман Ватаныбызга һөҗүм иткән чорда заман рухына туры килмәгән кайбер жанрлар юкка чыккан. Бүген без дә охшаш шартларда яшибез. Хәзерге әдәбият – үзенчәлекле, хакыйкатькә нигезләнгән һәм Ватаныбыз алдында торган җитди бурычларга ачык җавап бирә торган әдәбият. Бу җыентыкларда басылган һәр сүз, җиңү яулаган һәр әсәр Ватаныбызны һәм суверенитетыбызны саклауга хезмәт итәчәк», — диде ул.
Катнашучылар өчен лекцияләр һәм мастер-класслар уздырылачак
«Бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстан китап нәшрияты алты китаптан торган серия чыгарды. Аларның өчесе татар телендә, өчесе рус телендә дөнья күрде. Китапларны тәкъдим итү чарасы вакытында безгә махсус хәрби операциядә катнашучылар мөрәҗәгать итте һәм үз тарихларын язып калдыру теләген белдерде», – диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шуңа күрә алар өчен осталыкларын камилләштерү һәм төрле форматтагы әдәби әсәрләр язу кораллары белән тәэмин итү максатыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан җәлеп ителгән белгечләр лекцияләр һәм мастер-класслар да уздырачак. Моннан тыш, видеодәресләр дә әзерләнәчәк.

Александр Аввакумов: Сугыш турында анда булмыйча язу авыр
Узган елны конкурста «Повесть» номинациясендә рус телендә I урын яулаган Александр Аввакумов үз әсәрен язу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аның сүзләренчә, башта ул роман өстендә эшләгән, әмма конкурс шартларына туры килү өчен текстны кыскартырга туры килгән. «Мин роман яздым, әмма билгеләнгән параметрларга сыешу өчен аны кыскарттым. Сугыш турында анда булмыйча язу бик авыр», – диде ул.
Александр Аввакумов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Александр Аввакумов Донбасста 2014 елдан бирле берничә тапкыр булып кайткан. Ул анда ирекле төркемнәр составында йөрүен һәм күп кенә Донбасс геройлары белән шәхсән таныш булуын билгеләп үтте. «Донбасста 2014 елдан бирле еш булдым. Андагы геройларның күбесе белән таныш һәм алар турында язу теләге күптән бар иде, ләкин вакыт та, материал да җитмәде», – дип сөйләде җиңүче.
Ул шулай ук узган ел Татарстан делегациясе составында Донбасска чираттагы сәфәренең әсәр өстендә эшләүгә зур этәргеч бирүен ассызыклады. «Язучылар берлегеннән без өч кеше бардык. Анда кешеләр бөтенләй башка төрле – бик якты, чиста күңелле. Анда көнләшү юк, барысы да Аллаһы Тәгалә каршында тигез. Мин нәкъ менә алар турында, яшь буын үз геройларын белсен өчен, язарга теләдем», – диде Александр Аввакумов.
Гөлүсә Закирова: Геройларны алгы сызыкта гына эзләргә кирәкми, алар янәшәдә
Шул ук номинациядә I урынны татар телендә язылган «Энекәш» әсәре өчен Гөлүсә Закирова да алды.
«Ул безнең гаилә тарихына багышланган иде. Безнең гаилә язмышы кемнедер кызыксындырыр, дигән уй да булмады», – диде ул. Язучыга әлеге тема буенча кулъязма әзерләргә «Казан утлары» журналы редакциясе тәкъдим ясаган булган, әмма шәхси сәбәпләр аркасында эшкә тотыну кичектерелгән.
«Мин энем исән-сау кайтсын, аннан соң эшлим, дигән табу белән яшәдем. Бер ел элек, декабрь аенда гына, әсәрне яза башладым. Бик озак һәм уйлап эшләдек», – дип искә алды Гөлүсә Закирова. Гыйнвар аенда кулъязма журнал редакциясенә тапшырылган, әмма шул ук көнне кич белән энесенең һәлак булуы турында фаҗигале хәбәр килгән. «Әгәр дә бер генә көнгә соңрак тапшырсак, мин бу конкурста катнашмаган да, китапны да бирмәгән булыр идем», – диде ул.
Гөлүсә Закирова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Гөлүсә Закирова бәйгенең җәмгыять өчен әһәмиятен дә ассызыклады. «Казан утлары» журналы чыгарган китаплар сериясендә аның китабы өч мең данә тираж белән басылып чыккан һәм тулысынча таралып беткән.
«Безне Татарстан авылларына һәм шәһәрләренә генә түгел, Россия төбәкләренә дә очрашуларга чакыралар. Халык китап белән танышу өчен генә түгел, ә үзләренең тарихын сөйләр өчен җыела», – дип билгеләп үтте язучы.
Аның әйтүенчә, кайбер китапханәләрдә китапларның битләре таушалып, хәтта җеп белән беркетелгән очраклар да бар. «Бу – кешегә әлеге китапның кирәк булуын күрсәтә. Кешенең әйтер сүзе бар. Геройларны алгы сызыкта гына эзләргә кирәкми, алар янәшәдә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз