news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа «Москвич» автомобиленең бәясе 1,6-2 миллион сум булырга мөмкин

Яңа «Москвич-3» автомобиленең бәясе 1,6-2 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости һәм ТАСС агентлыклары базардагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

«Аның бәясе 27-33 мең доллар (Россия Банкы курсы буенча 1,6-2 миллион сумга якын – Т-и иск.) тәшкил итәргә мөмкин. Әгәр автомобильне киләчәктә ташламалы автокредит программасына кертергә ниятләүләрен исәпкә алсак, бәясе арзанрак та булуы ихтимал», - дип искәртте РИА Новости чыганагы.

ТАСС чыганагы шул ук санны атады, әмма бу бәядә «ташламаның исәпкә алынмавын» әйтте. Икенче чыганак автомобильнең бәясе 2 миллион сум булачагы турында фикер алышулар үткәрелүен, әмма әлегә моның расланмавын искәртте. Үз чиратында, РИА Новости агентлыгының икенче бер аноним чыганагы фаразлавынча, яңа автомобильнең бәясе Кытай аналогы белән тәңгәл булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100