news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Мәскәүдә өч гектарга якын территориядә мәчет төзеләчәк

«Мәскәү мэры Сергей Собянин алдында мәчет төзү мәсьәләсен күтәргән идек. Аллага шөкер, ул уңай хәл ителде», - диде Әлбир Крганов.

Яңа Мәскәүдә өч гектарга якын территориядә мәчет төзеләчәк
Салават Камалетдинов/архив

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Яңа Мәскәү территориясендә быел мәчет төзелеше башланачагын әйтте.

«2012 елда Мәскәү мэры Сергей Собянин алдында мәчет төзү мәсьәләсен күтәргән идек. Аллага шөкер, ул уңай хәл ителде. Яңа Мәскәү дигән территориядә 5 миллионнан артык кеше яши торган яңа шәһәрчек барлыкка киләчәк. Сосенки дигән авылда балык буасы белән Калуга шоссесы уртасында 6 гектар җирдә диннәр арасы комплексы төзеләчәк. Бу хакта Мәскәү шәһәре карары бар. Шушы 6 гектарда мөселман, христиан, буддист, яһүдләрнең комплексы булачак», - диде ул «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, әлеге комплексның 3 гектарга якын җире (2 гектар 75 сутый) Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтиятенә тапшырылган.

«Бер елдан артык аның җитәкчесе булып хезмәт итәм. Хәзерге вакытта Казанда бер төркем белгечләр әлеге проектны эшли. Мәчет татар һәм Урта Азия архитектурасын берләштереп төзеләчәк. Комплекста мәчет, мәдрәсә, резиденция, күп функцияле бүлмәләр, ислам дине музеен төзергә төзибез. Музей татар имамнары чалмасы кыяфәтендә булыр, дип уйлыйбыз», - диде ул.

Проект архитекторлар белән килештерелгәч, төзелеш эшләре башланачак. «Комплексны төзер өчен «Бәрәкәт» дигән иганә фонды булдырдык. Төзелеш шушы фонд аша финанслана. Попечительләр советында 30лап татар кешесе бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100