news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яна Мартынова Казанда Россия чемпионатында җиңүчеләр өчлегенә керә алмады

Татарстан вәкиле 400 метрга ирекле йөзү буенча дүртенче урынга чыкты

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Татарстан йөзүчесе Яна Мартынова "кыска суда"  йөзү буенча Россия чемпионатында җиңүчеләр өчлегенә керә алмады. Ул ирекле стильдә 400 метрга йөзүдә 4:06.47 нәтиҗәгә иреште.

Бүген Вероника Попова (4:03.42) икенче алтын медален алды. Ул Доһада ДЧ на сайлап алу нормативына сыешты.
Икенче - Елена Соколова (4:05.35), өченче - Анастасия Иваненко (4:06.03).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100