news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яна Мартынова дөнья чемпионатында 400 метрга комплекслы йөзүдә көрәшне тәмамлады

Программаның шәхси номерларында 14 россияленең җидесе сайлап алынган

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Катар башкаласы Дохада кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты беренче көненең иртәнге программасы узган.

Программаның шәхси номерларында 14 россияленең җидесе сайлап алынган, дип хәбәр итә "Весь спорт".

Россиянең кайбер йөзүчеләре көрәшне тәмамлаган инде. Алар арасында Татарстан вәкиле Яна Мартынова да бар. Ул 400 метрга комплекслы йөзү дистанциясендә нибары 11нче вакыт күрсәткән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100